tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге яңа иҗат сезоны ачылуга әзерләнә
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге яңа иҗат сезоны ачылуга әзерләнә

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге яңа иҗат сезоны ачылуга әзерләнә

Менә инде җылы җәй көннәре дә үтеп бара. Быелгы җәй бик тынгысыз булып чыкты. Яз айларында кинәт ил өстенә килеп төшкән короновирус дигән яман вируслары халыкның тормышын астын өскә китерде. Ләкин кеше дөньясы урынында басып тормый, алга бара. Шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге, кайбер чикләүләргә карамастан, яңа иҗат сезоны ачылуга әзерләнә. Быел мәдәни үзәктә үтәчәк чараларга килүче кунакларны өр-яңа төзекләндерелгән гардероб каршы алачак. Концерт залына кунаклар әле яңа гына баскычларга җәелгән матур келәмнәргә басып менәчәк.
Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә дә яңа сезонга әзерләнүләр бара. Китапларны барлаштырып, тузанын сөртеп системалаштырдык. Хәзерге көндә китапханәдә җиде меңнән артык китап бар. Алар арасындагы 19 гасыр ахыры һәм 20 гасыр башында иҗат итеп яшәүче Галимҗан Ибрагим, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Галиәскәр Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый кебек бөек шәхесләребезнең әсәрләренә аерым басым ясап узасым килә. Шулай ук 20 гасыр азагыннан әлеге көнгә кадәр иҗат гомерләрен дәвам итүче таныклы язучыларыбыз Раул Мирхайдаров, Ринат Мухамадиев, Ркаил Зайдулла һәм Зөлфәт Хәким китаплары барлыгында әйтеп үтәсем килә.
Алдагы көннәрдә барлык булган китапларны электрон базага кертергә ниятлибез. Ул очракта килгән бер укучы үзе компьютерга кереп кирәкле китапны эзләп таба алачак.
Хөрмәтле милләттәшләрем, китапханә үзенең укучысын көтә. Килегез, укыгыз! Китап бит ул искиткеч сихри, серле дөнья. Китапларда күпме кешенең казанышы, ачы яше, кайнар каны, шатлыгы һәм сагышы! Китап ул белем, менә дигән фикерләр, игелекле киңәшләр хазинәсе. Кайсы гына китапны укысаңда күңелеңдә еллар буе җавап таба алмыйча йөдәткән сорауларыңа әлбәттә җавап таба аласың. Китапларны укыгач бергә җыелышып фикер алышырбыз, чәйләр эчәрбез. Үзебезнең туган телебездә аралашып яшәве үзе бер зур бәхет бит ул.
Рәхим итегез, милләттәшләрем, Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсенә!
Мәгълүматны Зөлфирә Ильясова әзерләде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*