tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисенең Россия көне белән котлавы
Милли Шура рәисенең Россия көне белән котлавы

Милли Шура рәисенең Россия көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе  Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевның

Россия көне белән котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

Барыгызны да Россия көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Әлеге көн Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190 нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме.  Россия көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы  шәһәр-авылларында  яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*