tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы
Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы

Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы

Шушы көннәрдә узган күренекле мәгърифәтче, педагог, ислам дөньясында бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның туу­ына 150 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция Иж-Бубый авылында күп дәрәҗәле кунак­­ларны, галимнәрне, дин әһелләрен, язучыларны, тарихчыларны, журналистларны җыйган иде. Конференциядә Ижаудан да кунаклар катнашты. Узган уку елында Иж-Бубый мәктәбендә бу юбилей бик зурлап билгеләп үтелгән булса да, быелгы конференция Мөхлисә Бубины бөтенләй икенче яктан ачуы белән кадерле булды. Анда катнашучылар фәнни нигезләнгән тирән эчтәлекле чыгышларны тыңлап, үзләренең мәгълүматларын тагын да баеттылар. Кунаклар Мөхлисәне биргән Бубый җиренә аяк баскач, авылдагы тарихи биналар белән таныштылар.

Узган язда Ркаил Зәйдулланың Мөхлисә Бубига багышлап язылган “Үлеп яратты” спектакле экраннан Әгерҗе районында яшәүчеләргә күрсәтелгән, ә төп рольләрне башкарган артистлар Илдар Хәйруллин, Эмиль Талипов, Дания Нуруллина белән район мәдәният йортында бик җылы очрашу уздырылган иде. Ә бу конференциядә Ркаил Зәйдулла үзе дә катнашты. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бубилар тарихын архивларда җентекләп өйрәнгән язучы буларак чыгыш ясады.

Тарихка күз салсак

Татар мәдрәсәләренең тарихын башлап өйрәнгән язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Тарихның бер тармагы” мәкаләсендә болай дип язган: “Әгерҗе янындагы кечкенә генә бу татар авылы заманында татар иҗтимагый фикер тарихында метеор кебек ялтырап алган иде. Бубилар хәрәкәте башлыча татарларның күңел ачу, үсеш мәсьәләсенә бәйле булды. Бубилар алып барган мәгърифәтчелек хәрәкәте ике фронтка – татар кадимчеләренә һәм рус царизмының аучылык, милләтләрнең аңын томалау сәясәтенә каршы көрәш фронтларына аерылды. Ахырдан ике дошман берләшеп, бу хәрәкәткә һөҗүм иттеләр һәм Буби мәдрәсәсен тар-мар китерделәр”.
Казан университеты китап-ханәсенең кулъязмалар бүлегендә Буби мәдрәсәсенең мөдәррисе (мәдрәсәдә өлкән укытучы)Габдулланың 4 томлык кулъязмасы саклана. Аның язуына караганда, дамелла (мәдрәсә тотып, шунда дәрес бирүче мулла) Габделкәримгә кадәр Бубида бер-бер артлы ике имам булган. Буби мәдрәсәсе шул имамнарның беренчесе заманында эшли башлаган. Димәк, мәдрәсәнең 200 елдан артык тарихы бар.

Габдулла һәм Гобәйдулла – Бубый авылы мәдрәсәсенең җитәкчеләре һәм рухи юлбашчылары. Алар – карт мөдәррис Габделгалләм уллары. Габдулла 1871 елда туган. Үзенең әтисе кулында белем алгач, 1905-06 елларда Төркиядә, Гарәбстанда уку-укыту эшләрен өйрәнә. Бер ел чамасы ул Бейрут шәһәрендә яши. Гобәйдулла Буби исә Константинопольдә гимназия тәмамлый.

Чит ил мәктәпләрендә белем алган мөгаллимнәр үзләренең әтиләреннән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Дөрес, Буби мәдрәсәсе электән үк зур уку йортларыннан саналган. XIX гасыр башында ук инде бу мәдрәсәнең күп шәкертле уку йорты икәнлеге мәгълүм. Ә XX гасыр башында Гобәйдулла һәм Габдулла мөгаллимнәр үзләре дәреслекләр чыгара башлагач, мәдрәсәнең абруе бик нык үсә. Буби мәдрәсәсенең укыту программасы да шул чор мәдрәсәләре арасында, ихтимал, иң үзенчәлеклеседер. Буби мәдрәсәсе башка мәдрәсәләрдән үзенең хөрлеге, дөньявилыгы белән аерылып тора. Язучы, журналист Фатих Кәрим: “Буби шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, җиргә нык басып йөриләр”, — дип яза.

Ләкин Буби мәдрәсәсенең әнә шундый дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Бу хәл – татарларның күзе ачылу дигән сүз бит! Татар баласы… һәм астрономия, француз теле, физика… Патша жандармериясе, миссионерлар моңа чик куярга булалар. Буби вакыйгасы уңае белән төрмәләр тула. Бик күп татар китапханәләре ябыла. Ирләр мәдрәсәсе белән берлектә кызлар мәдрәсәсе дә таратыла. Ә Иж-Бубыйда ачылган кызлар мәктәбендә Мөхлисә Буби укытучылык иткән була.

Хатын-кызларның хокукларын яклаучы

Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Буби 1869 елның 21 февралендә Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Әти-әнисе бик гыйлем кешеләр булып, газиз балалары Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдуллага дөньяви фәннәрдән һәм гарәп, фарсы вә төрек телләреннән нигезле белем бирәләр. Кечкенә Мөхлисә 3-4 яшеннән хәреф таный, укырга-язарга өйрәнә. Бераз үсә төшкәч, әнисе Бәдрелбәнат абыстай аны гарәп-фарсы телләре белән таныштыра. Китап укырга яраткан кыз төрки халыкларының күренекле әсәрләрен су кебек эчә, шәрык классикасын да яратып укый. Ирләр мәдрәсәсендә әтисе укыта торган фәннәр белән дә кызыксына. Мөхлисә әтисе һәм ир туганнары ярдәмендә 17 яшьләрендә төпле белемгә ия була.

18 яше дә тулмаган кызны Минзәлә өязенә кияүгә бирәләр. Ләкин аның тормышы барып чыкмый. Ире Җәләлетдин дуамал һәм бозык фигыльле кеше була. Кызы да кечкенә Миңнемөнҗия үлеп китә. Ул вафат булган асравының кызы Бибинаҗияне тәрбиягә алып, үз кызыдай үстерә. Иреннән аерылып кайт­кач, Мөхлисә Иж-Бубыйда зур теләк белән яңа төр кызлар мәдрәсәсен оештыру эшенә керешә. 1901 елда авылда кызлар өчен 6 сыйныфлы уку йорты ачыла. 1907 елда Сарапул өязе земствосы рөхсәте белән кызларга “Татар мәктәпләрендә укытучы– мөгаллимә” дигән таныклык бирелә башлый.

1912 елның 18 гыйнварында Вятка губернасының халык мәктәпләре директоры карары нигезендә Иж-Бубыйда кызлар мәктәбе ябыл­гач, Мөхлисә Буби Троицкига күчеп китә. Анда да хатын-кызларны укыту эшен дәвам итә. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда – мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешә. 1917 елның маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда Мөхлисә Буби Мөселманнар диния назарәте әгъзасы итеп сайлана. Уфада шөһрәтле дин белгечләре Галимҗан Баруди һәм Ризаэтдин Фәхретдин җитәкчелегендә 20 ел дәвамында ул хатын-кызлар арасында зур аңлату эшләре алып бара. Үзе дә нәзарәтнең гаилә эшләре бүлеген җитәкли. Метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә чакыру кебек эшләр башкара. Шул ук вакытта татар газета-журналларында хатын-кызларның бурычларын аңлатып, аларның җәмгыятьтәге хокукларын яклап, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган мәкаләләрен бастыра.

Мөхлисә Буби 1937 елның 30 ноябрендә халык дошманы дип гаепләнеп, атарга хөкем ителә. 1960 елның 23 маенда аклана.

“Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” дип исемләнгән төбәкара конференциядә тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлек­лесе Тәэминә Биктимерова, «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Оренбург шәһәренең «Хөсәения» мәдрәсәсе мөгәллимәсе Хәзирә Әбделманова, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина-Ибраһимова чыгыш ясадылар, Бубилар тарихын төрле яклап яктырттылар. Мөхлисә Бубиның асрамага алган кызы Наҗиянең нәсел дәвамчысы Рәфит Әхмәтшинның да конференциядә катнашуы һәм чыгыш ясавы ямь өстәде. Күренекле якташларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевларның бу конференцияне оештыруга һәм үткәрүгә керткән өлешләре зур булды. Бубыйлылар һәм әгерҗелеләр исеменнән аларга зур рәхмәтебезне җиткерү кирәктер. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә эшләргә язсын!
Ә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыгышында яңгыраган сүзләр бу конференциянең төп асылын ачкан, бурычларын җиткергән кебек булды. Ул дин һәм милләтебез белән бәйле тарихыбызны яңадан торгызу кирәклеге, Буби мәдрәсәсе биналарында булган тормышны киләчәк буынга җиткерү мөһимлеге турында сөйләде.

Милли хәрәкәт лидеры, Иж-Бубыйда туып үскән Тәлгать Әхмәдишин да үзенең киләчәк турында борчылуларын залдагылар белән уртаклаш­ты. “Иж-Бубый мәктәбендә барлык фәннәрне рус телендә үзләштергән балаларыбызда милли рух сакланырмы? Алар телебезне үзләренең балаларына өйрәтә алырмы? Бубилар мирасы тарихта гына калмасмы? Ничек соң аны дәвам итәргә?..” Бу һәм башка күп кенә сораулар һәрберебезнең күңелендә кайный, шуларга җавап эзләнә дә бит… Берничә еллар элек ул вакытта Иж-Бубый мәктәбендә директор булып эшләгән Эльмира Маннаповага үземнең шушы уйларымны сөйләгәч, ул: “Утыр, Вәсилә апа, машинага. Сезнең белән тирә-яктагы педагоглар әзерли торган уку йортларын әйләнеп чыгыйк. Физика, математика, биология, география, тарих һ.б. буенча татарча белем бирә алырлык укытучылар эзләп кайтабыз”, — дигән иде. Минем андый мөмкинлегем булмады. Ул үзе эзләгән эзләвен, ләкин таба гына алмаган иде… Бүгенге көндә Ижау педагогия көллиятен тәмамлаган ике укытучы кайтып, полилингваль сыйныфларда укыталар. Аларның эше югары сыйныфларда да дәвам итсә, яхшы булыр иде дә бит. Конференциядә яңгыраган теләкләр тиз генә тормышка ашырмы? Монысын вакыт күрсәтер.

Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*