tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреаль татарларыннан Рәхмәт хаты
Монреаль татарларыннан Рәхмәт хаты

Монреаль татарларыннан Рәхмәт хаты

Хөрмәтле Василь Гаязович!

“МИРАС” татар милли мәдәни үзәге һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның күркәм
төп бәйрәмен – Сабан туен хуплауыгыз һәм оештыруда ярдәм күрсәтүегез өчен Сезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Төрле милләтән булган 350дән артык халык безгә кушылып, 17 июнь көнне Монреаль
шәһәренең иң зур паркында җырлап-биеп күңел ачу, уеннарда катнашу – ярышу һәм
әлбәттә татар халкының тәмле ризыкларын тәмләп, татар телен, татар җырларын һәм
мәдәниятен күреп танышу, соклану өчен бик матур бәйрәмгә җыйналды.

Һәр ел саен бездә Сабантуй бәйрәме тагын да популярланып, куәтләнеп, кызыклырак
булып, үзенә күбрәк тамашачы җыйный. Һәм икенче ел инде Татарстаныбыз безне
талантлы, популяр, сокландыргыч җырчылар Айгөл Бариева, Айрат Имашев, Лилия
Хайруллина чыгышлары белән шатландыра. Татарстан кунакларының бик ерактан килеп
катнашуы фестивальга зур масштаблык, милли гүзәллек, кунаклар күңеленә туган як
җылылыгы, дәрт, халыклар дуслыгын ныгыту, тугандашлык хисләре өсти, берләштерә.
Моны бик күп катнашучылар билгеләп, рәхмәтләрен белдерде.

Безнең матур туган телебездә яңгыраган яраткан моңлы җырларыбызны чын йөрәктән
башкаручы, җылы сәламләүче артистлар безнең өчен Сездән гаҗәеп матур бүләк булды.
Киләчәктә дә Татарстанның зур кунаклары ерак араларны якын итеп бәйрәмгә килүен
күркәм традициягә әверелер дип ышанабыз һәм Монреальдә җылы, кызыклы каршылау
оештырырбыз дип ышанып калабыз.

Сезгә уңышлар телибез һәм Монреальдә узачак киләсе бәйрәм чараларында күрешүгә
өметләнбез.

Зур ихтирам белән
“МИРАС” татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе
Зилә Дамировна Миргалиева
Монреаль, Канада

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*