tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиядә “Авылым тавышлары” гөрләде
Мордовиядә “Авылым тавышлары” гөрләде

Мордовиядә “Авылым тавышлары” гөрләде

23 сентябрь көнне Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә “Авылым Тавышлары” республикакүләм татар җыры фестиваль-конкурсы үтте. Фестивальдә Мордовиянең 10 районыннан 130 кеше катнашты. Төп оештыручы: “Мордовия татар эшмәкәрләре клубы” иҗтимагый оешмасы. Төп иганәче – “Юлдаш” КФХ җитәкчесе Фәтхулов Рәфыйк Аяз улы.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлап, Конгресс башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Рәфыйк Фәтхулловка медаль тапшырды, шулай ук оештыручыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде

Фестиваль-бәйгедә  шулай ук Казан филармониясе артистлары Фердинант Фәтхи, Алсу Вәлиуллина, Айдар Габдинов, Вәис Бәйрәмов, Эльвира Хәйруллина чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*