tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга шәһәрендәге республикакүләм Сабан туе мәйданны гөрләтте
Можга шәһәрендәге республикакүләм Сабан туе мәйданны гөрләтте

Можга шәһәрендәге республикакүләм Сабан туе мәйданны гөрләтте

15 июньдә Можга шәһәрендә республикакүләм Сабан туе үтте. Бәйрәмне ачу тантанасында халыкны республика җитәкчелеге исеменнән Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов котлады. “Сабан туе — милли традицияләр саклануның матур үрнәге һәм халыклар бердәмлегенең ачык символы ул. Анда татар халкының үзенчәлекләре дә, күп гасырлык тормыш рәвеше дә чагылыш таба. Матур бәйрәм төрле яшьтәге, милләттәге, диндәге халыкларның дустанә мөнәсәбәтен, уртак йортыбызда тынычлык һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә”, — диде ул. Матур традиция буенча, быелгы бәйрәмебез дә зур колач белән күңелле һәм дәртле узды. Можгалылар оештыру эшләрен һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарып, һәр кешегә онытылмаслык тәэсирләр, күтәренке кәеф һәм ел буена җитәрлек дәрт тулы бәйрәм бүләк иттеләр.

Можга Сабан туе ат чабышларыннан башлана. Быел ул яңа урында — төньяк микрорайондагы ипподромда узды. Хәер, эзләп йөрисе булмады, ат тояклары астыннан күтәрелгән тузан әллә кайлардан күренә иде. Чабыш юлын алдан сөреп куйганнар. Кайгыртмый мөмкин түгел, Удмуртия һәм Татарстан районнарыннан ярым һәм чиста токымлы чаптарлар җыелды. Быел алар ике дистәдән артык иде. Баскан урыннарында биеп торалар, сылулыкларына хәйран калырлык, хуҗалары аларны чак тыя. Әгерҗедән Айрат Муллаәхмәтов ике ат алып килгән. “Сабан туена аларны ел дәвамында әзерлибез, алларыннан сый өзелми. Җәй көне үзебезнең бакчадан алма, кишер ашатабыз, кышын кибеттән мандарин, әфлисун алып сыйлыйбыз. Көн саен кич йөрибез алар белән — ярышларга шулай әзерлибез”, — дип сөйли Гүзәл Муллаәхмәтова. Ә инде Гарифуллиннарны Можгада белмәгән кеше юк — инглиз токымлы чаптарлар тоталар. Иярдә — улы Марат Сабантуйларда алдынгы урыннарны читтән килгәннәргә бик бирмиләр. Яңа урын да халыкка ошады — чаптарлар ерактан да уч төбендә кебек күренделәр.

Сабантуйны ачу тантанасы һәм башка ярышлар ел саен Можганың мәдәният-спорт үзәге стадионында бара. Тамашачыларга спорт һәм милли уеннарда катнашучыларга бу урын шарт­ларның яхшы булуы белән ошый, иркен дә. Ат чабышларын тамаша кылып килгән арада, балалар арасында көрәш кызып бара иде инде. “Дубитель” мәдәният сарае хезмәткәрләре ачык һавада чәйханә ачып җибәргәннәр — кунаклар чәкчәк, чәй белән сыйлана. Сабантуйны ачу тантанасын төрле милли киемнәрдә төрле милләт биюләре белән “Вместе” берлеге яшьләре башлады. Можгада 7 меңләп татар яши, әмма Сабантуй аларның гына яраткан бәйрәме түгел, башка милләтләр дә килә. Әйтүләренә караганда, Можгада беренче Сабантуй 1938 елда узып, традициягә керә, ир-атлар Бөек Ватан сугышына мәйданнан диярлек китә. Шуннан тукталган милли бәйрәмебезне 1990 елда Татар иҗтимагый үзәге яңарта.

Быел мәйдан милләттәшләребезне 29нчы тапкыр җыя. Кунак­лар да күп — делегацияләр Удмуртиянең барлык районнарыннан да диярлек килгәннәр — алар кунак та, чыгышлары белән сәхнәне бизәүчеләр дә. Колоннада иң күп санлысы можгалылар үзләре иде — барысы да милли тормышта актив катнашучылар һәм арада балаларның күплеге куандыра. Сабантуй әләмен Можганың мактаулы шәхесе Илгизәр Хәсәнов күтәрде. Бәйрәмне ачу тантанасында халыкны республика җитәкчелеге исеменнән Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов котлады. “Сабантуй — күп гасырлык тарихлы, хезмәткә дан җырлауны, кунакчыллыкны үз эченә алган бәйрәм ул. Бүген ул — күпмилләтле, милли спорт ярышлары белән төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итә. Сабантуйны республика күләмендә уздыру милли мирасны саклауга ярдәм итә”, — диде ул үз чыгышында һәм Татарстанның Менделеев районы җитәкчелегенә, үзешчәннәренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук милли бәйрәм белән халыкны Можга шәһәре башлыгы Михаил Трофимов, Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев, милли оешмаларның җитәкчеләре Рәмзия Габбасова, Илсур Миңнемуллин котладылар.

Ярышларны балалар башлый — кемдер чүлмәк вата, кемдер баганага үрмәли, икенче бер урында кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Ярослав Семенов та чүлмәк ватуда катнашып, Сабантуй бүләгенә ия булды. Уеннарда теләгән һәркем катнаша – син кайсы милләттән диеп сораучы юк. Удмуртиядә Сабантуйны Гербер, Семык кебек милли бәйрәмнәрдән артыграк яраталар дисәк тә артык булмас. Июнь аенда Сабантуйлар татар авылларының күпчелегендә, милләттәшләребез күмәкләп яшәгән шәһәрләрдә гөрли. Аларга Ижауда нокта куела, быел ул 29 июньдә “Чекерил” спорт комплексында узачак. Рәхим итегез!

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*