tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекамскта татар полилингвистик интернат-мәктәбе ачылачак
Нефтекамскта татар полилингвистик интернат-мәктәбе ачылачак

Нефтекамскта татар полилингвистик интернат-мәктәбе ачылачак

2013 елның октябрендә үк ябылган Башкортстанның Нефтекамск шәһәре интернат-мәктәбе урынында татар полилингвистик интернат-мәктәбе ачылачак. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров уку йорты биналарын реконструкцияләү планы белән танышканнан соң шулай дип белдерде. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә.

Интернат-мәктәпнең уку корпусы – 300, ашханәсе 100 урынга исәпләнәчәк. Әлеге учреждение тулы көн мәктәбе булыр дип көтелә. Биредә балалар уку белән бергә, ял итә, түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнә алачак.

  • Интернат-мәктәпнең уку корпусы – 1960, йокы корпусы 1964 елда файдалануга тапшырылган. Учреждениедә Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендәге аз керемле һәм имин булмаган гаиләләрнең балалары (I-VIII сыйныфлар) белем алган.
  • 2010 елда, ашханә бинасы авария хәлендә дип табылуга бәйле рәвештә, тулаем комплексны реконструкцияләү буенча проект эшләре алып барыла. Әмма эшләр тукталып кала һәм 2013 елда интернат-мәктәп ябыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*