tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтеюганск татарлары Зөхрә Шәрифуллина белән “кич утырды”
Нефтеюганск татарлары Зөхрә Шәрифуллина белән “кич утырды”

Нефтеюганск татарлары Зөхрә Шәрифуллина белән “кич утырды”

13 апрель көнне Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче татар – башкорт халкы өчен “Утыраек әле бүген кич!” дип аталган бик күңелле әдәби – музыкаль чара узды. Әлеге чарага махсус кунак итеп Казан шәһәреннән Татарстанның халык артисткасы Зөһрә апа Шәрифуллина белән оста гармунчы Азат абый Хәлимов килгән иде. Алар үзләренең иң яраткан җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр.

Бик күп еллар яратып тыңлаган җырларны Зөһрә апа халыкка җиткерде. “Су буенда учак яна”, “Бер вакыт кына”, “Кайда сез яшьлек елларым”, “Яшәп туймадык әле” кебек башка халкыбызның онытылмас җырларын тамашачылар Зөһрә апага кушылып җырладылар. Азат абыйның оста итеп төрле гармуннарда уйнавы да безнең күңелләргә хуш килде.

Бәйрәмне оештырган Зөлфия ханым Муратшинага, ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз Зөһрә апа Шәрифуллина, Азат абый Хәлимовларга тамашачылар зур рәхмәтләрен белдерде”- дип үз яңалыклары белән уртаклашты дустыбыз Раушания Исхакова.

Гөлчәчәк Фәтхуллова

Сургут шәһәренең  татар милли-мәдәни мохтарите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*