tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск “Ак калфак”лылары калфак тегү серләрен өйрәнде
Нижневартовск “Ак калфак”лылары калфак тегү серләрен өйрәнде

Нижневартовск “Ак калфак”лылары калфак тегү серләрен өйрәнде

Бөтендөнья Татар Конгрессы “Ак калфак”татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Варта (Нижневартовск) бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге һәм «Шатлык»татар-башкорт халык ансамбле, “Мирас” татар оешмасы сәнгать җитәкчесе Юмагулова Рәйлә:

– “Үз кулларың белән милли киемнәрне тегү, чигү, милли бизәкле төймәләр ясау безне берләштерә, милли киемнәребезгә карата тагыда зур кызыксыну уята. Безне үткәннәргә, истәлекле тарихи вакыйгаларга алып кайта. Шуны исәптә тотып, Түбән Варта шәһәренең «Мирас» иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты активлары, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге ханымнары белән бергәләп узган якшәмбедә татар хатын-кызларының иң танылган баш киеме “Калфак” тегү буенча ханымнарны түгәрәк өстәл артына остаханәгә җыйды. Чараның инициаторлары ансамбльгә, татар үзәгенә даими йөрүче ханымнар.

Безгә шунысы кызык, әлеге чарага татар ханымнары, балалары гына түгел, ә башка милләттән булган ханымнар да килгән иде. Излучинск шәһәреннән үк кунаклар булды. Давлетова Лилия безгә калфак тарихы, аның тегелеше, бизәлеше турында сөйләде. Көнендә үк үз кулларыбыз белән калфаклар тектек. Чарадан соң катнашучылар үзләренең яңа калфакларын киеп истәлеккә фотога төштеләр. Җиңел һәм иркен атмосферада бик күңелле чара узды. Билгеле ки, тәмле чәй өстәле артында киләчәк эш планнарында карап уздык.Традицион милли ризык чәкчәк һәм кайнар чәй эчкәндә бихисап сораулар бик тиз арада чишелде”.

Безнең төп максатыбыз халкыбызның гореф-гадәтләрен көндәлек гадәтләргә әверелдерү. Без никадәр милли чараларны күбрәк уздырсак, күбрәк халык җыйсак, вакытында балалар күңелендә халкыбызның милли мирасына карата мәхәббәт уята алсак, безнең киләчәгебез өметле булыр дип ышанып каласы килә,” – дип үз фикерләре белән бүлеште милләттәшебез Рәйлә ханым.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*