tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск шәһәрендә татар яшьләре форумы – Рәхим итегез!
Новосибирск шәһәрендә татар яшьләре форумы – Рәхим итегез!

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләре форумы – Рәхим итегез!

27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең XI Себер фестивале булачак.

Фестивальне гамәлгә куючы:

  • Новосибирск өлкәсе мәдәният министрлыгы

 

Чараны оештыручылар:

  • Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге
  • Себер татарлары ассоциациясе
  • Новосибирск мэриясе
  • Татарстан мәдәният министрлыгы
  • Бөтендөнья татар конгрессы
  • Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте

 

Фестиваль Новосибирск шәһәре Һәм Себердә яшәүче татар яшьләре тормышында мөһим чара булып тора. Чарада 18 яшьтән 35 яшькәчә һәр татар катнаша ала.

Программада “Танышу кичәсе”, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар биюләре, декоратив-гамәли иҗат, аш-су буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре һәм башка бик күп кызыклы чаралар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*