tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” яңа сезонга әзер
“Нур” яңа сезонга әзер

“Нур” яңа сезонга әзер

Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары, җәйге ялларын төгәлләп, эшләрен дәвам итәргә әзер.

Ял итеп, яңа көчләр җыйган артистлар 27нче театр мизгеленә аяк баса. 6 августта “Нур”да яңа сезонның беренче җыелышы узды. Шунысы сөенечле, театрның актерлар составы тагын да тулыланды.27нче иҗат мизгелендә тамашачы театрга яңа килгән яшь актерлар белән танышачак. Динар Тимершәехов, Лилия Таҗетдинова һәм Энҗе Кашапова быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын кызыл диплом белән тәмамлаган.

“Нур”ның булачак йолдызларын театр труппасы җылы сәламләп кабул итте. Шулай ук берничә ел элек “Нур”да эшләгән, аннан соң иҗат юлын Туймазыда дәвам иткән пар Марат Хәсәнов белән Чулпан Раянова кире кайтты.“Нур” театрының яшь, талантлы актрисаларының берсе Айгөл Юнусова янә коллективта. Театрны сагынып эшкә чыккан режиссер ярдәмчесе Раушания Вәлитова да җаваплы эшен башкарырга әзер.Искиткеч составка уңышлартелисе генә кала!

Әйтергә кирәк, Уфа “Нур” театры сезон башында тамашачыга ике премьера бүләк итәчәк. Тиздән сәхнәгә Георгий Хугаевның “Минем кайнәм” комедиясе куелачак. Шушы көннәрдә режиссер Дамир Сәмирханов җитәкчелегендә яңа спектакльнең репетицияләре башлана. Ә нәни театр сөючеләр өчен режиссер Александр Марьин куелышында «Операция «Фантазия»» әкиятен әзерләнә.

 

kiziltan.ru

Гөлшат Сафина фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*