tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Октябрьский шәһәрендә “Уйна, гармун!” фестивале узды
Октябрьский шәһәрендә “Уйна, гармун!” фестивале узды

Октябрьский шәһәрендә “Уйна, гармун!” фестивале узды

26 сентябрь көнне гармуннар Октябрьский шәһәрен биетте. Анда “Уйна, гармун!” фестивале узды.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Октябрьский шәһәре хакимияте һәм шәһәр мәдәният йорты белән берлектә шундый зур бәйрәм оештырды.

Проект Русия Президенты гранты исәбенә тормышка ашырылган.

29 аерым башкаручы, 12 коллектив, барлыгы 112 кеше катнашучы буларак теркәлгән. Теләүчеләр күбрәк булса да, республикада һәм илдә эпидемиологик хәл тотрыклы булмауга бәйле, катнашучылар саны чикләнгән. Шулай да, бәйрәмнең (бу фестивальнең шулай аталырга тулы хокукы бар) географиясе киң булды. Анда Шаран, Благовещен, Бәләбәй, Ярмәкәй, Илеш, Дуван, Кырмыскалы, Бүздәк районнарыннан, Октябрьский, Туймазы, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Татарстанның Баулы һәм Ютазы районнарыннан гармунчылар бар иде.

Чара бик масштаблы булды. Октябрьский шәһәренең милли мәдәниятләр үзәгендә фестивальнең әһәмиятенә, оештыру үзенчәлекләренә, киләчәгенә багышланган конференция узды. “Дуслык” паркында Гармунчылар аллеясе утыртылды. Арытаба халык белән уратып алынган гармунчылар урамнар буйлап уйнап-җырлап узды. Аерым мәйданчыкларда туктап, концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Шәһәрнең “Нефтьче” мәдәният һәм ял паркында гармунчылар катнашлыгында флеш-моб, төп чара булган “Уйна, гармун!” концерты, халык кәсепләре осталарының күргәзмә-ярминкәсе, милли уеннар һәм ярышлар, күңел ачу программалары булды. Көн буе шәһәрдә җыр, биюләр тынмады. Кечкенә сабыйлардан башлап йөз яше тулып килгәннәргә хәтле бар иде гармунчылар арасында.

Бәйрәмне бизәп, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары да килгән иде.

– Без көннең матур булуын шулкадәр теләгән идек! Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызга шундый матур, кояшлы көн белән җавап кайтарды. Бу зур бәйрәм, гадәти булмаган, кызыклы проект. Октябрьский шәһәре дә очраклы сайланмады. Бердән, матур, яшел шәһәр ул. Икенчедән, биредә сәләтле кешеләр бик күп яши. Фестивальнең озын гомерле булуын, елдан-ел күбрәк катнашучылар җәлеп итүен телибез! – диде Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Римма Үтәшева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*