tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск татарлары татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте
Омск татарлары татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте

Омск татарлары татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте

“Татарча диктант”ның төп миссиясе – татарлыкны саклап калу. Бу фикерне Омск өлкә татарлары да үзләренең төп максаты итеп саный. Акциядә катнашучы һәркем чарада катнашып, татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте.

Бу көнне ОТНКЦ ” Иртыш” оешмасы тарафыннан оештырылган “Туган тел” якшәмбе мәктәбенең укучылары һәм үз теләкләре белән килгән милләттәшләребез сәгать икедә диктант язарга утырдылар. Быел Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы, шагыйрь Нәби Дәүли әсәреннән өзек укылды. Әсәрдән өзекне “Туган тел” мәктәбенең татар тел укытучысы Асия Җәмил кызы Назырова укыды.

Чара санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, традицион форматта Омск шәһәр Дуслык сараенда оештырылды. Безнең акциягә ерак Хабаровск шәһәреннән кунакка килгән Рәсәй армия капитаны Олег Минагулов, Свердловск өлкәсеннән яңа гына күчеп килгән медицина көллияте студенткасы Шаехова Миләүшә, профессионал бокс буенча Татарстан республикасының җыелма команда әгзасы Игисенов Илдар кушылдылар.

Чараны ачык дип игьлан иткәч, Халид хәзрәт дога укыды, аннан соң аякүрә басып “Туган тел” җыры башкарылды. Чара азагында милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар Башкарма комитеты исеменнән зур рәхмәтләрен белдереп һәм киләчәктә дә уңышлыклар теләп Назырова Асия Җәмил кызына һәм Әхмәдиева Зөлфия Сәгыйть кызына Рәхмәт хатларын Марятов Наил Мәчрүр улы тапшырды.

Зөлфия Әхмәдиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*