tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә өченче турнир узачак
Омскида Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә өченче турнир узачак

Омскида Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә өченче турнир узачак

Омскида 19-21 сентябрьдә грек-рим көрәше буенча Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә багышланган өченче Бөтенроссия турниры узачак.

Тимерҗан Кәлимуллин 1961 елда Омскида туган. Омск дәүләт физик культура институтын тәмамлаганнан соң ул Омск өлкәсенең «Динамо» советында спорт буенча инструктор булып эшли, грек-рим көрәше төбәк федерациясен җитәкли, Себер җыелма командасының өлкән тренеры була. 1991-1993 елларда Омск өлкәсенең грек-рим көрәше федерациясен җитәкли.

Спорт карьерасында ул күп тапкырлар СССР чемпионатларында җиңүче һәм призер булган. 2017 елдан башлап турнир аның исемен йөртә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*