tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда шәл бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган күргәзмә ачылды
Оренбурда шәл бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган күргәзмә ачылды

Оренбурда шәл бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган күргәзмә ачылды

«Оренбур мамык шәлләре» галереясендә бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган «Тормыш картиналарын бәйләп» исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә «Мәдәният» милли проекты кысаларында оештырылган һәм 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елда Шәфыйкова гаиләсеннән килгән осталар Ф.Ш. Шәфыйкова (1940 – 2009), олы кызлары Рима (1965 елгы), Урта кызы Рита (1975 елгы), кече кызлары Ранилә (1980 елгы) түгәрәк даталарын билгеләп үтәләр.

Оренбур мамык һөнәрчелеге буыннарның дәвамчанлыгы, тупланган тәҗрибәне тапшыру белән аерылып тора. Төп һөнәри күнекмәләр әнисеннән кызына, әбидән оныгына тапшырыла. Шәл бәйләү төп шөгыль булган гаиләнең шундый классик үрнәге булып Сарыкташ районының Жёлтый авылыннан Шәфыйковлар гаиләсе торды.

Гаилә башлыгы Шәфыйкова Фәрдәнә Шәрәфиевна озак еллар дәвамында өрфия шәлләрен бәйләүче булып эшләгәне өчен 2 һәм 3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары, ә 1979 елда СССР сәнгать академиясе президиумы Дипломы белән бүләкләнә. Оренбур бәйләүчеләренең зур коллективы тарафыннан халык мастеры дип танылган.

Шәфыйковлар гаиләсендә барысы да сәләтле, халык остасы йортында оештырылган иҗади, үз эшенә мәхәббәт, игелеклелек атмосферасы балалар, оныклар, оныкчыклар өчен үрнәк булды.

Экспозициядә династия башлыгы Фәрдәнә Шәфыйкова шәлләре тәкъдим ителгән – Оренбур мамык бәйләү һөнәренең алтын фонды, бүгенге көндә бу яулыклар музей коллекцияләренә карый. Күргәзмәдә тамашачылар Рима Якупованың «Гасыр яулыгы» дип аталган уникаль яулыгын күрәчәк, аның күләме 2х2 метр, ә челтәрле уртасы 25 әйләнештән (ромблардан) башкарылган. Бу – чын халык декоратив-гамәли сәнгать әсәре. Шулай ук Шәфыйковлар династиясенең кече буын эшләрен күрергә мөмкин, һәм моңарда безнең атаклы һөнәребезнең киләчәге бар дигән өмет бар.

Белешмәләр өчен телефон: (3532) 77-23-93.

Фәннур Гайсаров.

Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*