tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта Нәүрүз бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары узды
Оренбургта Нәүрүз бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары узды

Оренбургта Нәүрүз бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары узды

Оренбургта Нәүрүз бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары узды. Бәйрәмнең төп урыны традиция буенча,”Локомотив шәһәре” сәүдә үзәге каршындагы мәйдан булды. Нәүрүз кояш календаре буенча ел башлануын символлаштыра.

Оренбург халкын бәйрәм белән шәһәр башлыгы Дмитрий Кулагин, шәһәр Советы рәисе Ольга Березнева, губернатор аппаратының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Базаргали Ермеков котлады. Шәһәр “Туган тел” оешмасы, өлкә автономиясе әгъзалары, 38 нче мәктәп, Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре һәм М.Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театры бәйрәмдә актив катнашты.

Оренбург өлкәсе җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре бәйрәмдә үзләренең көнкүреш әйберләрен, милли киемнәрен, ашларын тәкъдим иттеләр.

Безнең 38 нче санлы мәктәп “Татар өе” экспозициясен күрсәтте.Анда М.Рәхимкулова исемендәге мәктәп музее экспонатлары кулланылды. Мондый бәйрәмнәр төрле милләт халкын очраштыру, берләштерү чарасы булып тора.

Тәнзилә Кильметова. Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*