tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр
Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр

Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсендә гомер кичерүче бәхетле пар – Заһит Зиннәтулла улы белән Адия Камалетдин кызы Латыйповларның гаилә корып бергә яши башлауларына күптән түгел 55 ел булды.

Гаилә башлыгы Заһит Зиннәтулла улы Латыйпов 1940 елның 23 июлендә Татарстан Республикасының Буа районы Сарсаз авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. Мескен әнисе берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән ялгызы утырып кала. Шуңа да Заһитка тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Үсмер малай 7 сыйныфны тәмамлагач, әнисенә бераз гына булса да булышу нияте белән җиң сызганып колхозда эшли башлый. Ә 18 яше тулгач, аны Совет Армиясе сафларына алалар. Авыр эш белән физик яктан чыныккан тырыш, булдыклы егет өч ел ярым дәвамында ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия сафларыннан Силикатный бистәсенә кайта һәм заводка слесарь булып урнаша. Хәзер инде куе томаннар артында калган матур яшьлек елларында ул Ульяновск шәһәрендә үзенең икенче яртысын – Адия Камалетдин кызын очрата. Саф мәхәббәт утында дөрләп янган, бер-берсеннән башка бер минут та тора алмаган ике яшь йөрәк кавышып, матур гына гаилә корып җибәрә.

Гомере буе гаилә учагын саклаучы, иренең төп терәге һәм таянычы булган Адия Камалетдин кызы 1937 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Аның да бала вакыты авыр елларга туры килә. Башы нужадан чыкмаган газиз әнисе өч кыз баласын берүзе тәрбияли, өйдә ир-ат кулы җитми. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый – Туган илебез азатлыгы хакына яу кырында батырларча һәлак була. Шуңа күрә Адия хатын-кызлар эшендә дә, ир-атлар эшендә дә һич сынатмый. Ул вакытта нәзакатле, чибәр кыз сыер савучы булып эшли, урман кисә, өлкәннәр белән бергә пилорамда да тир түгә. Колхозда көне-төне күпме генә эшләсәләр дә, бер тиен акча түләмиләр, шуңа күрә ул азмы-күпме акчалы эш эзләп Ульяновск өлкәсенең Чынлы эшчеләр бистәсенә килә һәм шикәр заводы төзелешендә хезмәт куя.

Ниһаять, Латыйповлар гаиләсе барлыкка килә. Бәхет һәм эш эзләүче яшь парны язмыш җилләре Саратов өлкәсенә һәм ерак Омск якларына илтеп ташлый. Заһит Зиннәт улы кышын – тракторчы, җәен комбайнчы булып эшли, ә Адия Камалетдин кызы фермада хезмәт куя. Тырыш, намуслы хезмәтләре өчен колхоз җитәкчелеге икесен дә Рәхмәт хатлары белән бүләкли.

1973 елда Латыйповлар гаиләсе Красный Гуляй бистәсенә кайтып төпләнә. Икесе дә авыл төзелеш комбинаты – ССК заводында эшли башлыйлар. Соңрак Заһит Зиннәт улы мостопоездга компрессорщик булып күчә. Ул 2000 елдан бирле лаеклы ялда инде. Адия Камалетдин кызына эштән күпкә иртәрәк китәргә туры килә, чөнки  инвалид балаларын тәрбияли. Инвалид баладан тыш, алар ике искиткеч ул – Ирек белән Радикны аякка бастыралар. Кызганычка каршы, өлкән уллары Ирек егерме ел элек безнең арабыздан китте. Ирекнең менә дигән улы Алмаз үсеп җитте. Хәзерге вакытта ул Ульяновск шәһәрендә эшли. Уртанчы уллары Радикның да ике улы – Равил белән Дамир олы тормыш юлына бастылар. Алар Казанда яшәп хезмәт итәләр.

Тырыш хезмәтләре белән олы хөрмәт казанган Заһит Зиннәт улы белән Адия Камалетдин кызы үз йортларында яшиләр. Олы яшьтә булуларына карамастан (Заһит Зиннәт улына быел 80 яшь тулды, ә Әдия Камалетдин кызы 83 яшендә), алар тырыш, ярдәмчел, кайгыртучан булулары белән аерылып тора. Латыйповлар йортында якты һәм уңайлы, кадерле кунаклар өчен сый һәрвакыт табылачак. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да бик игътибарлы. Үзләренең дәвамнарында хезмәткә мәхәббәт һәм башка кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт, өлкәннәрне олылау кебек матур сыйфатлар тәрбияләгәннәр. Оныклары, үз чиратында, әби-бабаларын бик тә яраталар һәм хөрмәт итәләр.

2019 елда Латыйповлар, бар яктан да үрнәк гаилә буларак, Сенгилей районы муниципаль берәмлегенең Мактау тактасына кертелде.

Гөлфәрия ЛАТЫЙПОВА,

Красный Гуляй урта мәктәбенең татар теле укытучысы

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*