tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды

23 сентябрьдә Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында тантаналы төстә балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге проектны «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары һәм Башкарма комитет президиумы әгъзасы, эшкуар һәм меценат Ринат Әбүзәров үз командасы белән бергә гамәлгә ашырган.

Клубны ачу тантанасында шулай ук Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре: Городище мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров, мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов, Пенза шәһәре имамы Йосыф хәзрәт Куряев, Урта Әләзән авылы хакимияте башлыгы Рушан Гурдин, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров һ.б. катнашты.

Кунаклар үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартырга мөмкинлек бирә торган шундый мәйданчык булдырганы өчен Ринат Әбүзәровның командасына рәхмәт белдерде.

Чара мастер-класслар үткәрү белән төгәлләнде. Якын-тирә районнардан килгән тренерлар балаларга ирекле көрәшнең төп алымнарын күрсәтте, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*