tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь крае Барда авылында Тукайның туган көне уңаеннан тантаналы бәйрәм узды
Пермь крае Барда авылында Тукайның туган көне уңаеннан тантаналы бәйрәм узды

Пермь крае Барда авылында Тукайның туган көне уңаеннан тантаналы бәйрәм узды

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Пермь крае Барда авылында зур тантаналы бәйрәм уздырылды. Тукай паркына йөзләгән балалар җыелдылар. Балалар бакчаларыннан, мәктәптән һәм Г.Тукай исемендәге гимназиядән килгән балалар шагыйрьнең шигырләрен яттан сөйләделәр, балаларга тырышлыклары өчен Законнар чыгару җылышы депутаты В. Сухих исеменнән татлы бүләкләр тапшырылды, ә җирле шагыйрьләр балаларны Г. Тукайга багышлаган иҗатлары белән таныштырдылар.

Г. Тукайның бабасы, Бибимәмдүнәнең әтисе Барда җирендә туып үсүе турында Рафик хәзрәт Акманаев үз чыгышын ясады: шагыйребез Габдулла Тукайның нәсел тамырлары Барда ( Каҗмакты карьясына)  авылына бөреккән.  Бәйрәм  Г. Тукайның  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Пермь крае Милли-мәдәни мохтарияте рәисе урнбасары

С. Назин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*