tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петрякста яшь җитәкче
Петрякста яшь җитәкче

Петрякста яшь җитәкче

Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча тупланган Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Петрякс администрациясенең депутатлар корпусы беренче утырышларын үткәрде һәм башлык вазифасына Илгиз Садретдиновны сайлады

Илгиз Ансар улы җирле мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт энергетика университетында югары белем ала. Кулына диплом алып ул яшьтәшләре шикелле шәһәргә омтылмый, ә туган нигезендә төпләнергә карар кыла. Фермерчылык белән шөгыльләнә башлый, үз КФХсын рәсмиләштереп берничә төр терлек үрчетеп югары күрсәткечләргә ирешә.

– Минемчә, әле авыл җирендә дә мөмкинлекләр бар. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән программалар гамәлгә куела башлады. Авыл хуҗалыгында, яисә башка тармакта үз эшчәнлегеңне башларга төрле ярдәм чаралары бар әле. Димәк, тырышсаң, теләсәң авылда да рәхәт яшәп була бит. Шәхсән үземнең миссиямне халыкка хезмәт итүдә күрәм, шуңа депутатлыкка бардым да.

Юл уңаеннан, миңа ышанычларын белдергән авылдашларыма, депутатларга рәхмәтләремне белдерәм. Сайлаулар алдыннан, максатым итеп Петрякста яшәү шартларын тагын да яхшырту дип билгеләгән идем һәм моңа ирешер өчен бар көчемне куярмын, – ди яңа башлык.

Илгиз быел авыл кызы Йолдыз белән үз гаиләсен корып җибәргән. Буш вакытында спорт белән шөгыльләнергә ярата, җирле хоккей командасының әгъзасы ул.

Яшь җитәкчегә алдагы җаваплы хезмәтендә уңышлар һәм авылдашлары файдасына байтак гамәлләр һәм карарлар кылуын телибез.

Илнар САДЕКОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*