tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прагага, татар чәенә!
Прагага, татар чәенә!

Прагага, татар чәенә!

Чехиядә яшәүче Лилия Исхакова белән күптәннән сөйләшәсе килә иде. Чит җирдә яшәп тә, Instagram аккаунтын тулысынча диярлек татар телендә алып барган, өстәвенә, әле быел гына «Бану һәм кошчык» дип аталган татарча-инглизчә балалар китабы чыгарган Казан кызы, ике бала әнисе нинди уйлар белән яши икән?

Америкада үткән бер ел

Лилия беренче тапкыр чит илгә 2002 елда чыга. Кайсы ил диегез әле! Американың үзенә үк! Кыз унынчы сыйныфын шунда укый. «Бу – үземнең теләк иде, әти-әниләр тәкъдиме түгел, – дип хатирәләрен яңарта ул. – Тиктормас холкым аркасында, бер конкурс турында ишетүгә үк, катнашып карарга ният иттем. Шунда җиңгәнем өчен бер елга Америкага җибәрделәр. Ул гап-гади дәүләт мәктәбе иде: ике меңләп укучысы бар. Укыйсы фәннәреңне үзең сайлыйсың, ягъни мәҗбүри программа юк. Һичшиксез укыла торган берничә фәне генә булды».

Бер ел чит илдә яшәгән мәктәп укучысының Америкада калу теләге уянмый. Әмма сәяхәтләргә мәхәббәте нык сиздерә үзен. Америкадан соң Лилия Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Алмания, Италия, Австрия, Маҗарстан, Франция, Исландия, Швейцария, Греция, Хорватия, Кытай, Гонконг, Яңа Зеландия, Малайзия, Латвия, Португалия, Словакия, Словения, Хорватия, Мальта, шулай ук Мальдив һәм Канар утрауларында була. «Яшьләргә сәяхәт итеп, башка мәдәниятләр белән, башка җирләр белән танышу бик мөһим», – дип саный ул.

Идеаль ил кайда?

Лилиядән, яшьләр өчен кайсы ил идеаль икәнлеге белән кызыксынабыз.

– Һәркемнең критерийлары төрле бит, – дип җаваплый ул. – Шуңа күрә үзе өчен идеаль илне кеше үзе генә билгели аладыр.

– Ә Чехия кайсы ягы белән күңелгә хуш килде?

– Кешеләре әйбәт, матур ил. Телен өйрәнеп алгач, бөтенләй дә рәхәт. Үзе Ауропа уртасында, үзе Казанга да якын.

Лилия һәм Раил Өметбаевлар гаиләсе Чехиягә 2017 елда күченә. Билгеле, мондый карарны кабул итү яшь гаиләгә җиңел бирелми.

– Авыр булды. Әти-әниләребез, якыннарым, дусларым еладылар. Мин дә еладым. Ләкин шулай хәерлерәк иде. Интуиция шулай кушты. 15 яшьтә бер чыгып киткәч, ничектер «теләсә кайчан кайтырга була бит» дигән уй бар. Күпмегә китәсебезне алдан сөйләшмәдек, Аллаһка ышангач, аңа тапшырасың да, юлга кузгаласың…

Чит илгә киткәндәге курку турында да сөйләшеп алдык. Хакыйкать шул: тәҗрибә тупланган саен, курку юкка чыга бара. Лилия үзе бу турыда болай ди:

– Аспирантурада фәнни эшемне Америка татарлары турында яздым. Шул вакытта без Җир тирәли сәяхәткә чыктык, маршрутка, билгеле, Американы да керттек. Анда мин берничә татар гаиләсе белән күрешеп, аралаштым. Аларның үрнәге дә батырлык өстәгәндер инде. Татар гаиләләренең Америка хәтле Америкага курыкмыйча чыгып китүе, әти-әниләренең аларга кунакка килүе, татар телен онытмаулары, үзара татарча аралашулары сокландырды. Әгәр беренче тапкыр чит илгә сәфәргә җыенсаң, кузгалу катлаулырак булыр иде, билгеле.

– Прага – моңсу, яңгырлы шәһәр булып күз алдына килә, чыннан да шундыймы ул? – дип тә кызыксынабыз.  

– Прагада готика бар инде ул. Ә һава торышы Бельгиядәге кебек үк соры һәм яңгырлы түгел. Чехиядә дүрт сезонны да яшәргә була. Кары гына әзрәк монда, ә болай йомшак кыш. Туран улыбыз туган елны – 2018 елның җәендә экзотик эссе иде. Эссе ярата торган кеше булмаганга, минем өчен авыр ел булды ул. Ә быел, Аллаһка шөкер, яңгырлы, салкын җәй – миңа ошый.

«Мәдәни төрлелек сакланса, Җир шары да укалы, матур була»

Лилия хәзерге вакытта  декрет ялында, кызы Сарага – 5, улы Туранга 2 яшь. Ире Раил Өметбаев – журналист, элек ТНВда эшләде. Сара быел «нуленче сыйныф»ка бара, Туран балалар бакчасына йөри генә башлаган. Өметбаевлар балаларны тәрбияләгәндә татар теленә өстенлек бирә.

– Булдыра алганча татарча сөйләшәбез, ләкин кайвакыт кыенлыклар белән дә очрашырга туры килә, – ди Лилия. – Бакчага йөри башлагач, кызыбыз инглиз теле белән бик дуслашып китте. Инглиз теле фикерләү теленә әйләнә башлады. Шуңа бераз читенрәк: татар теле кулланыштан чыкмасын өчен, тырышырга туры килә.

Татар теле – безнең өчен бик мөһим тел. Халыкны халык итә торган әйбер беренче чиратта шул. Этниклыкны барлыкка китерә торган корал да – тел бит әле. Миллилек турында еш уйланам мин. Җир шарының төп байлыгы – кешеләр. Бөтен архитектура, мәдәният ядкярләре дә кеше уйлап ясаган продукт кына. Шуңа мәдәни төрлелек сакланса, Җир шары үзенең этник бизәкләрен югалтмый, укалы, матур булып кала. Һәрбер кеше үзен ЮНЕСКО мирасы итеп хис итсен, үзенчәлеген сакласын иде. Татар телен, миллилегебезне югалтмас өчен барысын да эшлибез.

Сүз иярә, сүз китеп, Лилиядән милләт төшенчәсе турында да сораштырабыз. Тел һәм мәдәнияттән кала, «территория» дигән төшенчә белән дә бәйлеме ул?

– Минемчә, милләт – ул үзен-үзен танып белергә омтылучы кешеләр берлеге, – ди әңгәмәдәшебез. – Алар бөтенесе бергә кемгәдер нисбәтле булу хисе белән бәйләнгән. Ягъни алар үзләрен бер тарихка, бер мәдәнияткә, бер телгә бәйле итеп тоярга тиеш. Һәр кешенең уникаль кодында менә шул хис тә бардыр, дип уйлыйм. Милләт шундый кешеләрдән җыела. Милли хис ул кешенең акылында яши һәм ул һәр буынга бирелеп бара. Мин исә милләтне дәүләткә түгел, күбрәк тарихка бәйлим. Тарихи хәтергә нисбәтле,  географиягә бәйле булырга мөмкин. Кем кем белән кушылган, кем кемгә дус, ә кемнәрне дошман иткән – менә бу хәзерге территорияләргә караганда мөһимрәк, минемчә. Дәүләтчелек перспективасыннан чыгып караганда, кайсыдыр территориядә яшәү сине автоматик рәвештә шул милләткә теркәп куймый бит. Син ул милләт вәкиленә әйләнмисең. Бенедикт Андерсонның диаспораларны өйрәнгән бик мәшһүр бер фәнни эше бар. Ул милли үзаңны өйрәнә һәм безнең кайсы милләткә каравыбызны акылыбыз хәл иткәнен әйтә. Без моны күз алдына китерәбез, ди ул. Бу караш миңа ошый.

Бануның күргәннәре

Лилия Исхакова – «Бану һәм кошчык» китабының авторы да әле. Татар китабы язарга аны нәрсә илһамландырган икән?

– Бер мәлне өйдә булган татар китапларын Сара укыттырмый башлады. Теге җире ошамый, бу җире… Яратып укый торган өч-биш китабы булгандыр инде. Ә югыйсә, Казанга кайткан саен көлтә-көлтә китап алып киләм. Шулай итеп татар китапларына күзәтү ясадым һәм татар балалары өчен аларның  җитмәвен аңладым.

Басмада текст кына түгел, башка элементлары да әһәмиятле. Алар – тактиль, визуаль, хәтта китапны кайда утырып укуыңа хәтле бик мөһим. Балалар китапка уеннан кереп китә: барыбыз да уйнап үсә бит. Өч яшькә кадәр китап – уенчык. Шуның ярдәмендә бала китап эчендә ниндидер сюрприз булуына ияләнә. Аннары каты китаплар китә. Аның эчендә инде рәсемнәре күп була. Бала шулай китапта тулы бер дөнья булуына күнегә. Тора-бара ул аның ашау, эчү кебек ихтыяҗына әйләнә дә куя. Тексты күп, рәсеме аз булган китаплар исә башка яшь категориясе өчен. Шуларны өйрәнгәннән соң, балалар өчен татарча китап чыгару теләгем туды. Белемемне кулланасы, башкаларга бирәсе килде.

Эзләнә торгач, Лилия Казандагы «Юлбасма» нәшриятына мөрәҗәгать итә. Ләкин, финанс мәсьәләсен дә хәл итәсе бар бит. Автор крауфанд белән эшләп карарга ниятли. Аның ярдәмендә төрле музыкаль альбомнарга да, кинога да акча җыялар бит. Чит илләрдә бу бик популяр әйбер. Нинди максат белән акча җыюыңны кешеләргә аңлатасың, бу фикереңне кызыклы дип тапканнар сиңа булдыра алганча ярдәм итә. Акча җыелсын өчен Прагада хәтта печенье да сата ул! Тәвәккәл дими, ни дисең! Китапның рәсемнәрен ясарга Казан кызы Динара Галиева алына. «Динара ясап биргән рәсемне күргәч, сурәттәге кызның Бану икәнен аңладым: мин аны сүзләр аша шулай күргән идем, ә Динара визуаль яктан шул образны тапшыра алды», – ди Лилия.

Чехлар чәй ярата

Сөйләшә-сөйләшә, янәдән Чехия темасына әйләнеп кайттык. Татарстан белән Чехиянең уртаклыклары бармы? Чехиядә татар кешесенә ни дәрәҗәдә уңайлы?

– Чехиядә чех телен өйрәнгән һәм аңарда сөйләшкән теләсә кайсы кешегә уңайлы. Җитмеш-сиксән процент уңайлылык шул телдән тора. Монда да гаилә кыйммәтләре беренче урында, чехлар – бик гаилә җанлы. Табигать ягыннан да охшашлыклар бар: кышы, кары, урманнары… Монда да җәй көне шәһәр читенә чыгып, табигатьтә булырга яраталар. Тагын бер кызыклы факт: чехлар да чәй ярата! Алманиядә кем беләндер күрешеп утырырга теләсәң: «Әйдә, кофега», – диләр. Ә монда кофега гына түгел, чәйгә дә чакыралар. «Чәй» сүзе башка Ауропа илләренә караганда, күпкә ешрак ишетелә. Хәтта табиблар рецептына да языла ул: җиләк-җимеш чәе, төрле үләннәрдән ясалганы… Менә татарлар белән шундый уртаклыгы бар чехларның. Моңа өстәп, алар төрле мәдәниятләр белән танышырга, яңалык өйрәнергә ярата. Без дә яңалыкка ачык халык бит. Әле Татарстаннан Прагага күченгән бер егет шәп кафе ачты: анда кыстыбый да саталар.

Безнеке кебек гадәти, бәрәңгеле кыстыбыйдан тыш, төрле яшелчәле, әллә нинди соуслылары да бар…

Фикерле, хыяллы, киләчәктә тагын үзенең исемен ишеттерәчәк Лилия белән аралашудан соң да рәхәт хис калды. Бездән өч мең чакрым ераклыктагы Прагада татар мохите булуы күңелгә җылылык бирә. Чит җирдә дә үзеңнең асылыңны югалтмау мөһим шул…

Алсу Сәлахова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*