tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радищево татарлары миллилекне саклап яши
Радищево татарлары миллилекне саклап яши

Радищево татарлары миллилекне саклап яши

Ульяновск өлкәсенең Радищево район мәдәният йортында Татар теле hәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасы гөрләп үтте.

Милли бәйрәм чәй табыны артында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы белән башланып китте. Район хакимияте башлыгы Александр Белотелов озак еллар дәвамында дус-тату, аңлашып яшәүче бәхетле парларны — Дамир Киям улы белән Гүзәлия Зөфәр кызы Бекеровлар-Нарбиковлар, Дамир Фиргат улы белән Галия Вильдан кызы Курмакаевлар, Марат Каюм улы белән Галия Рамил кызы Ахтямовлар, Аббәс Шамил улы белән Айсылу Умәр кызы Юсуповлар, Юнес Халил улы белән Рәисә Рафат кызы Рафиковлар, Ринат Рәҗәп улы белән Рәшидә Хасән кызы Зубаировлар, Ринат Насреддин улы белән Халифә Хамзә кызы Асановлар, Гельман Биләл улы Шарипов гаиләләрен Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

Аннары районда хәзер инде традициягә кергән татар бәйрәме мәдәният йортының тамаша залында дәвам итте. Анда район җитәкчесе Александр Белотелов татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калып үстерүгә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Радищево район хастаханәсенең табиб анестизиолог-реаниматологы Эмиль Мөнир улы Алюшев, районның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Аббәс Шамил улы Юсупов та бар иде. Ә күптән түгел генә Тимур исемле дүртенче балалары туган Дамир Рафат улы белән Лилия Диандир кызы Ханбековлар торак юнәтү яки ипотека кредитын түләү өчен дәүләт таныклыгы алу бәхетенә ирештеләр.

Татар теле hәм мәдәнияте көнендә катнашучыларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да сәламләде. Ул төрле милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чараны hәр елны киң масштаблы итеп, югары дәрәҗәдә, зал тулы халык җыеп оештырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде hәм милләттәшләребезне перепись вакытында бердәм, бергә булырга, милләт графасында татар дип язылырга чакырды. Мохтарият җитәкчесе поселениеара китапханә хезмәткәре Г.Х.Бикбаеваны, Радищевоның 1 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Г.Р.Богданованы, “Агроинвест” ширкатенең башкарма директоры Д.Ф.Курмакаевны, Радищево мәдәният йорты Соловчиха филиалының түгәрәк җитәкчесе Г.Р.Фәхретдинованы hәм Радищево мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Бекеровны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Районда уңышлы гына эшләп килүче “Агроинвест” ширкате башкарма директоры Д.Ф.Курмакаев та халыкка җылы тәбрикләү cүзләрен җиткерде. Ул Татар теле hәм мәдәнияте көнен үткәрүдә hәрьяклап булышлык күрсәтүчеләргә — И.А.Адельшин, Н.А.Иващенко, Г.Ф.Каратаев белән Э.М.Кәримовага татар автономиясенең район советы рәисе Юныс Абдулкадыйр улы Бирюков тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, моңга сусаган тамашачыны Ульяновск, Иске Кулаткы артистлары, Радищевоның 1 нче санлы балалар бакчасы нәниләре, Радищево район мәдәният йортының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты көтә иде.

Концерттан соң милләттәшләребез чәй табыны артына җыелып, милли ризыклар – чәкчәк, кыекча hәм бәлешләр белән сыйландылар.

Фойеда көне буе татар көйләре яңгырап торды. Биредә шулай ук татарча китаплар, газета-журналлар, милли аш-су, Радищево районы туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре, төрле тематик мәйданчыклар җәелеп киткән иде.

Р. Нигъмәтле

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*