tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рим Гыйниятуллинны Рөстәм Миңнеханов котлаган
Рим Гыйниятуллинны Рөстәм Миңнеханов котлаган

Рим Гыйниятуллинны Рөстәм Миңнеханов котлаган

Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин юбилеен – 75 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Үзбәкстанда халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш керткән Рим Гыйниятуллинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасы юллаган.

-Халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып,күп еллар буена Үзбәкстанның татар милли үзәгендә хезмәт куюыгыз, милләттәшләребезнең бердәмлеген ныгытуга керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә көч-куәт, озын гомер, җан рәхәте һәм гаилә бәхете телим, – диелгән котлау телеграммасында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*