tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак
Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак

Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак

7-24 сентябрь көннәрендә Уфада Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале узачак. Фестивальдә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак. Балет сәнгатен яратучыларны дөнья сәхнәсе йолдызлары катнашындагы өч гала-концерт көтә.  Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә Россиянең Зур театры, Мария һәм Михайлов театрлары, Дәүләт Кремль сарае театры, Борис Эйфман Балет театры, Леонид Якобсон исемендәге Санкт-Петербург балет театры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Словак милли театры һәм Бавария дәүләт балеты солистлары чыгыш ясаячак. Кунаклар арасында шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе балет труппалары да булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*