tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Румыния татарлары Сабан туенда сигез илдән килгән көрәшчеләр бил алышкан
Румыния татарлары Сабан туенда сигез илдән килгән көрәшчеләр бил алышкан

Румыния татарлары Сабан туенда сигез илдән килгән көрәшчеләр бил алышкан

18-20 сентябрьдә Румыния татарлары халыкара дәрәҗәдә Сабантуй уздырган. Чарада сигез илдән килгән милләттәшләребез катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Фестивальне оештыруда Румыния хөкүмәтенең этник мөнәсәбәтләр бүлегенең дә өлеше бар. Румыния Көрәш Федерациясенең рәисе Наим Белджин сүзләренчә, фестивальдә сигез өлкәдән — Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Германия, Нидерланд, Болгария, Пакистаннан 500ләп кеше катнашты», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова 18-19 сентябрь көннәрендә казак кино фестивале, 20 сентябрь көнне ат чабышы, уктан ату, көрәш, капчыкта йөгерү кебек бәйгеләр, остаханәләр һәм җыр-бию белән фестивальнең төп өлеше — Сабан туе оештырылганын әйтте. «Билгеле сәбәпләрдән, кайбер традицион бәйгеләр үзгәреш кичерде. Мәсәлән, йомырка салынган кашык кабып йөгерү тупчык салынган кашык тотып йөгерүгә үзгәртелде», — ди ул.

«Җир шарындагы катлаулы вазгыять булуга карамастан, оештыручылар Сабан туен кагыйдәләренә туры китереп үткәрергә тырышты», — дип сөйләде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*