tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары турында әсәр язды
Саба язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары турында әсәр язды

Саба язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары турында әсәр язды

Шушы көннәрдә барлык социаль челтәрләрдә 2018нче елда басылып чыккан китаплар арасында иң күп укылган авторлар исемлеге игълан ителде. Һәм дә җиңүчеләр арасында “Тау җылысы” китабы белән Гөлсинә Галимуллинаны күрү безнең өчен зур куаныч булды.

Китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларны зурлап, рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Аларның тырышлыгы белән Бельгия татарлары турында язылган әсәр дә укучыларга бик таныш, якын булды. Кыска гына бу китап белән бәйле истәлекләрне яңартыйк.

Саба районында яшәп иҗат итүче журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина 2016нчы елда Бельгия патшалыгына беренче тапкыр очрашуга чакырылды. Ул нәкъ Рамазан ае иде, шуңа күрә олы кунагыбыз күп төрле ифтарларда катнашты. Европада яшәүче татарлар Гөлсинә Галимуллинаның китапларын яратып кабул иттеләр, хәтта күбесе аның ижаты белән таныш та иде.

Гөлсинә ханым белән Брюссельдә һәм Льеж шәһәрләрендә иҗатына багышланган очрашулар узды. Икенче килүе бер елдан соң булды. Брюссельдә уздырылган “Аулак өйдә кич утыру” чарасының махсус кунагы иде ул, көлешә-көлешә “күрше авыл кызы” дип атадык аны. Ул безгә кабада йон эрләү буенча мастер-класс күрсәтте. Тагын бер килүендә Испаниядә балалар лагеренда Tatar Camp for kids in Spain тугыз көн дәвамында дәү әни вазифасын башкарып, балаларга милли тәрбия үрнәге күрсәтте. Гөлсинә ханымның күңелендә кайнаган хисләр 2018нче елда “Тау җылысы” дигән китап буларак басылып чыкты.

Бер атна да узмагандыр, шул ук март аенда Парижда үткән китап фестиваленә “Зөләйха күзләрен ача” китабы белән танылган Мәскәү язучысы Гүзәл Яхина чакырылды. Якташыбыз белән очрашу һәм “Тау җылысы” китабын тәкъдим итү чарасын европалылар бик җылы кабул итте. Гүзәл Яхинага китапны бүләк иткәч, истәлекләре белән уртаклашып алды. Әбисенең Саба районыннан булуы, Лесхоз авылына кунакка кайтып йөрүен искә төшерде. Франция җирендә татар хатыннарының сөйләшер сүзләре күп булды.

Гөлсинә Галимуллинага тирән эчтәлекле, кешенең акылын, әхлагын тәрбияли торган китаплары өчен Бельгиядә яшәүче татарлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Лилия Вәлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*