tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкә Сабан туена йомгак ясалды
Самара өлкә Сабан туена йомгак ясалды

Самара өлкә Сабан туена йомгак ясалды

17 июньдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туена йомгак ясау буенча  оештыру комитетының  утырышы узды.

Очрашуны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надиров рәхмәт сүзе белән башлап җибәрде. “30 ел элек “Туган тел” оешмасын оештырып җибәргән, өлкәбездә гореф-гадәтләрне, ана телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарган милли хәрәкәт ветераннарын онытмаганыгыз өчен зур рәхмәт. Башлап җибәргән эшләребез дәвамлы булуын күрү зур шатлык ул”, — дип сөйләде Азат Камил улы.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Сабан туе күркәм һәм оештырган төстә үтте дип, оештыру комитеты әгъзаларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәмне уздыруда ярдәм иткәне өчен Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркы идарәчесе Петр Селезневка аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Әнвәр Имран улы аңа Сабантуй турында истәлеккә түбәтәй дә бүләк итте.

Бәйрәмдә кизү торган полиция хезмәткәрләрен, артистларны һәм оештыручыларны ашатыр өчен махсус чатыр куелган иде. Милли хәрәкәт активисты, Самарның “Итле-сөтле” кибете хуҗасы Наил Батров шушы ике йөзләп кешегә төшке аш, кайнар чәй әзерләп торды. “Бик тәмле булды. Кунаклар да, без дә канәгать калдык”, — дип оештыручылар Наил әфәнденең хезмәтенә югары бәя бирделәр.

Җыелышта Сабан туеның һәр мәйданчыгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Самар шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Рузил Борангулов сату рәтләрендә кагыйдәләрне бозучылар булуы турында хәбәр итте. “Сатучылар сату тәртибе турында нигезләмә белән танышып, кул куялар. Кагыйдәләрне бозалар икән, башкача ул кешеләр белән эш итмәскә кирәк”, — дип тәкъдим итте оештыру комитеты әгъзаларының күпчелеге.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та үзенең искәрмәләрен, фикерләрен әйтеп үтте. “Башка еллардан аерма буларак, быел бәйрәмне ябу тантанасы да булды. Киләчәктә моны гадәткә кертсәк яхшы булыр иде».

Бәйрәм концертында берсеннән-берсе матур, дәртле җырлар күп яңгырады. Халык ирексездән хәттә бии башлады. Төп сәхнә каршына махсус бию мәйданчыгы ясарга кирәк дип уйлыйм”, — дип тәкъдим итте Ильяс Гомәр улы.  Ул  Сабан туена әзерлек эшләре һәм милли бәйрәмебезнең ничек үтүе “Самар татарлары” интернет порталында шактый киң яктыртылып баруын белдереп, аның баш редакторы Римма Нуретдиновага рәхмәтен белдерде.

Ильяс әфәнде өлкә һәм шәһәр милли оешмалары әгъзаларын 29 июньдә Камышлыда үтәчәк Бөтенроссия авыллары Сабан туенда да актив катнашырга өндәде. Бу турыда татар милли хәрәкәт активистлары 19 июньдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында җыелышып сөйләшәчәкләр.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*