tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе халыклары турында интернет-канал ачылачак
Самара өлкәсе халыклары турында интернет-канал ачылачак

Самара өлкәсе халыклары турында интернет-канал ачылачак

Самара өлкәсе халыклары турында интернет-канал ачылачак. Губернатор Дмитрий Азаров йөкләмәсе буенча интернет-канал булдыру буенча тәкъдимнәр җыя башладылар. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

14 сентябрьдә Самара өлкәсе губернаторы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның киңәйтелгән утырышы узды, анда төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда “Самара өлкәсе халыклары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы эше турында мәгълүмат тыңланды. Шулай ук төбәк хакимиятенең милли-мәдәни берләшмәләр белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

“Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров мәгълүмат ресурсларының җитәрлек булмавы, милли иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген яктырту, Самара өлкәсе территориясендә яшәүче халыкларның телләрендә тапшыруларны трансляцияләү мөмкинлеге булмау турында тема күтәрелде.

“Туган тел” оешмасы президенты төбәк хакимиятенә Интернет-телевидение булдыру проектын хупларга тәкъдим итте.

Бу идеяне Самара өлкәсе губернаторы һәм советта катнашучылар хуплады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*