tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары өчен Яңа ел җыелышы узды
Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары өчен Яңа ел җыелышы узды

Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары өчен Яңа ел җыелышы узды

22 декабрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары  өчен Яңа ел җыелышы узды.

Оешма президенты Ильяс Шәкүров башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, 2020 елга эш планы белән таныштырды. Анда Самарның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 50 еллык юбилеен уздыру да каралган иде. Ансамбльне оештыручы, озак еллар аның җитәкчесе булган Илгиз Колючев юбилей концерты 4 апрельдә Самарның “Металлурглар” мәдәният сараенда узачак, дип белдерде. Җылыштан соң оешма юбилее хөрмәтенә чәй табыны оештырылды. Ильяс Гомәр улы өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзаларын тагын бер кат оешманың 30 еллыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңеленнән котлап, матур теләкләрен җиткерде.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*