tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә яшәүче имам Госман хәзрәт Тугушев гаиләсенә ярдәм сорала
Самара өлкәсендә яшәүче имам Госман хәзрәт Тугушев гаиләсенә ярдәм сорала

Самара өлкәсендә яшәүче имам Госман хәзрәт Тугушев гаиләсенә ярдәм сорала

Саратов өлкәсе Калинин районының элеккеге имам-хатыйбы Госман хәзрәт Тугушев гаиләсенә ярдәм оештырылган. Аның хатыны Әлфия яман шеш белән авыруый.
“Мин үзем психологик яктан бу хәлгә әзер түгел идем. Әйтерсең, бу хәл минем белән түгел”, – диде Госман хәзрәт “Татар-информ” хәбәрчесенә. Бүгенге көнгә метастазалар Әлфия Тугушеваның баш миендә дә барлыкка килгән. Госман хәзрәт әйтүенчә, Мәскәү табиблары 3 шешнең берсен хәзер алырга мөмкин дигәннәр. Калганнарын тикшертергә кирәк.

Госман хәзрәт хатынын тикшеренергә Санкт-Петербург хастаханәсенә алып барырга уйлый. Анда аны Казахстаннан бер табиб чакырган. “Кайда тәкъдим итсәләр, шунда барам. Зур матди мөмкинлекләр юк. Вакытыбыз бик чикләнгән”, – диде Госман хәзрәт.
Санкт Петербург хастаханәсеннән соң, Мәскәү хастаханәсенә барырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта Әлфия Тулушева Самараның онкодиспансерында химиятерапия курслары үтә.

Хатыны Әлфия белән Госман хәзрәт 27 ел бергә гомер кичергән. Аларның 2 малайлары бар. Берсенә 21, икенчесенә 18 яшь.
Госман хәзрәт Тулушев гаиләсенә ярдәм итү өчен, түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерергә кирәк. Юсеф Усманович Т. 4276 5600 2579 4258 Сбербанк.

Айгөл Шәйхлисламова

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*