tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле, әдәбият һәм инглиз теленнән олимпиада була
Самарада мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле, әдәбият һәм инглиз теленнән олимпиада була

Самарада мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле, әдәбият һәм инглиз теленнән олимпиада була

24 ноябрьдә Самара шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле,  әдәбият һәм  инглиз теленнән олимпиада узачак.

Олимпиада туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту; укучыларны традицион халык мәдәнияте белән таныштыру; аларны этнография һәм туган якны өйрәнү эшенә җәлеп итү; сәләтле балаларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан үткәрелә.

Чарада катнашучыларның барысына да «Самар өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Олимпиада Самарның «Яктылык» мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11А) 10.00 сәгатьтә башлана.

Посмотреть на карте Самары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*