tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт була
Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт була

Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт була

5 декабрьдә Самара Мәдәният йортында (9 Май урамы, 16) Татар мәдәнияте көненә багышланган «Самара — киң күңелле күршеләр шәһәре. Татарча кунакчыллык» дип аталган квест-концерт узачак.

Чарада тамашачыларны борынгы традицияләргә, искиткеч йолаларга, сокландыргыч кухняга, күңелгә үтеп керә торган җырларга һәм дәртле биюләргә бай кызыклы мәдәният белән танышу көтә.

Шулай ук Әнәс Мингалеевның фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Керү ирекле. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*