tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның «Яктылык» мәктәбе гимназияләр биеклегендә белем бирә
Самараның «Яктылык» мәктәбе гимназияләр биеклегендә белем бирә

Самараның «Яктылык» мәктәбе гимназияләр биеклегендә белем бирә

Һәр узган елга йомгаклау ясау яхшы гамәлгә керә. 2019 ел тарихка керде.  Шул уңай белән Самара өлкә  мәгариф министрлыгы зур күләмле басма әзерләде.  125 битле китапчыкта Самараның барлык мәктәпләре турында  тулы мәгълүмат бирелгән. 

Ничә мәктәп?  Һәр мәктәптә ничә бала укый? Барлык фәннәрдән  балалар ничә балл җыйганнар? Тугызынчы сыйныфны бетерүчеләр аерым, 11нче тәмамлаучылар аерым исемлектә тупланган.  Укучыларыбызның башларын саннар, баллар белән катырмыйча гына, сүз белән генә мәгълүмат бирергә булдым.

Самарда 160тан артык мәктәп. Барлык таблицаларны өйрәнеп чыккач, шундый нәтиҗәгә килдем.

Без урыс мохитендә көн күрәбез. Менә шул баллар урыс телен бик яхшы белмиләр дигән фикер тудыра.  160 мәктәп арасында математика  буенча беренче урында лицейлар.

«Яктылык»лылар — 9нчы урында торалар!   Бу «Яктылык» мәктәбе өчен зур дәрәҗә!  Урыс теле буенча лицейлар шулай ук алда бара, «Яктылык» укучылары да алардан калышмый.

Самарның 15 иң көчле гимназияләре,лицейлары исемлегенә мәктәпләрдән тик «Яктылык» кына кергән.

 Шамил БАҺАУТДИН.

tatarlarsamara.org

«Сәлам» газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*