tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапул татарларының өмет чаткылары кабынды
Сарапул татарларының өмет чаткылары кабынды

Сарапул татарларының өмет чаткылары кабынды

Сарапул шәhәренең 21 нче мәктәбе татарлар күпләп яшәгән Гудок микрорайонында урнашкан. Бу мәктәп башкалардан үзара дусларча мөнәсәбәт булуы белән аерылып тора. Шулай ук ул толерантлык буенча республикакүләм мәйданчык оештыручы hәм шул мәйданчыкның үзәге татар балаларына телне, халыкның мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча башкарылган эшләр булуы белән дә тарихка кереп калды.

Тик соңгы елларда кайбер сәбәпләр аркасында, республиканың башка төбәкләрендәгечә, бездә дә татар телен укыту гына түгел, гомумән, татарлар хәрәкәте шактый сүлпәнләнде, хәтта юкка чыгу чигенә җитте. Бу хәл ата-аналарның балаларны зур йөкләмәләрдән сак­ларга тырышуына гына түгел, ә татар оешмасы әйдәманнарының дөрес фикерләмәвенә дә бәйле.

Ни кызганыч, соңгы унъеллыкта сәнгать җитәкчесе, методист ставкаларын үзләштерүчеләр була торып та, татарлар тормышы белән кызыксынучы булмады, ә балалар hәм яшьләр белән эш бөтенләй алып барылмады. Күпсанлы милләттәшләребезнең бу хәлгә борчылып, нәрсә дә булса эшләгез инде, берничә елдан шәhәребездә татарлар өчен бернәрсә дә калмаячак бит, дигән фикерләрен ишетергә туры килә. Мондый фикерле кешеләр мәктәбебез укучыларының ата-аналары арасында да бар икән.

Шулай итеп, яңа ачылган Татар мәдәнияте үзәгендә эшләүче якшәмбе мәктәбе укучыларының да күпчелеге Гудок микрорайоныннан иде. Ә инде 21 нче мәктәптә укучылар белән тәүге тапкыр 8 Март бәйрәменә багышланган концертта бер бию белән чыгыш ясадык. Ә апрель аенда Ижау шәhәрендә узган төбәк фестиваль-конкурс­та катнашып, 3 — беренче, 1 икенче дәрәҗә hәм башка урыннар яулау бәхетенә ирештек.

Әлбәттә, нәтиҗә булгач, әти-әниләрнең дә, балаларның да кәефләре шактый күтәрелде. Мәктәбебез җитәкчеләре дә башлангычыбызны бик хуплап, бу эшне дәвам итик, дигән фикерне әйттеләр. Ә инде иҗатыбызның дәвамы чынлап та озак көттермәде. Июль аенда Казан шәhәрендә булачак “Казан сөлгесе” исемле IV халыкара фестиваль-бәйгедә катнашабызмы дип сорагач, ата-аналар да, балалар да бертавыштан “Әйе” дип җавап бирделәр.

Бәйгегә әзерлек эшләре бик җиңел булмады. Хореография өлкәсендә тәҗрибә юклыгы, костюмнар кытлыгы, иганәчеләр барлау hәм автобус эзләү мәшәкатьләре тау кебек өелделәр. Инде, ниhаять, кулыбыздан килгәнчә әзерләнеп, бөтен көчебезне уч төбенә җыеп, катнашабыз дигән фикергә килдек hәм юлга чыктык.

«Казан сөлгесе»

Казан шәhәре hәм Татарстан Республикасы көне кысаларында уздырылучы халык җыр hәм бию сәнгатенә багышланган бу бәйге Казан шәhәренең Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә үтте.

Оештыручылар җир йөзендә яшәүче халыкларның җыр-бию сәнгатен сак­лап калуны, аны үстерү hәм пропагандалауны, әхлаклы халык сәнгатен киң массаларга таратуны максат итеп куялар.

Ижаудан яшь hәм талантлы җырчы Рөстәм Егоров бу бәйгедә икенче тапкыр катнашып, беренче дәрәҗә премия лауреаты дип­ломына лаек булды hәм чигүле сөлге белән бүләкләнде. Шулай ук Ижаудан «Рәйхан» ансамбле катнашуы да зур шатлык китерде.

Беренче тапкыр катнашуыбызга карамастан, безнең балалар башкарган татар халкының парлы биюен дә хөкемдарлар югары бәяләделәр hәм икенче дәрәҗә премия лауреаты дипломын тапшырдылар.

Рәхмәтебез чиксез

Без бүген тир түгеп яуланган җиңүебез тәэсире астында яшибез. Әйе, без Казанга барганда андый югары бәягә өметләнмәдек. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр дә ышанмагандыр.

Боз кузгалды сыман, йөрәктә ниндидер өмет чаткылары уянды. Бу уңышларыбыз дәвамлы булса иде. Әти-әниләр белән уртак фикердә булып, милләттәшләребез ярдәменә таянып, әле зур үрләр яуларбыз, милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру эшенә өлешебезне кертербез, дип ышанасы килә.

Мәүлидә Фәйрузова, Сарапул шәһәре
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*