tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапулда — “Татарча солянка”
Сарапулда — “Татарча солянка”

Сарапулда — “Татарча солянка”

14 февральдә Сарапул шәһәренең “Кураж” ресторанында “Татарча солянка” узды. Анда милләттәшләребез белән бергә башка милләт вәкилләре дә җыелды. Кунак­лар милләтебезнең сый-нигъмәтләре, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре белән таныштылар. Милләттәшләребез арасында бик күркәм, хөрмәткә лаек булган гаиләләр дә шактый иде.

Ресторанның бер залында кунак­ларны Зөлфәт Арсланов оештырган “Барс” музеннан килгән Шүрәле белән Былтыр каршы алып торды. Әкият геройлары янында Сарапул районы Уральский поселогыннан килгән Алия Габдуллинаның һәм Сарапул шәһәреннән Әлфирә Әгъзамованың курчаклары урнашты. Курчакларга килгәндә, алар һәрберсе үзенчәлекле, күңел җылысы биреп эшләнгәннәр. Алия курчакларны бер ел элек киендерә башлаган. “Кызым үсте дә, аның курчакларына киемнәр тегә башладым. Соңыннан инде кызыма да милли костюм тектем. Вакыт булмаса да, тегәргә тырышам, чөнки ул миңа бик ошый. Тегә башлаганда ук һәр костюмның нәтиҗәсен күрәсем килә. Бары тик татар костюмнары гына тегәм. Үземә дә милли костюм тегәргә уйлыйм”, — диде ул.

Әлфирә Әгъзамова тумышы белән Нарат авылыннан. Бүгенге көндә Сарапул шәһәрендә яши. “ЭГЗ заводында эшләдем. Анда ветераннар советы кул эшләре алып килергә кушты. Шуннан курчакларга костюмнар тегә башладым. Интернеттан карап, өйрәнеп тегәм”, — диде ул.

Икенче залда кунаклар Татарстан турындагы викторина сорауларына җавап бирә, татарча җырлый, татар халык ашларын татып карый, Татар йортының “Мирас” ансамбле чыгышын күзәтә. Сарапул бүгенге көндә көрәшчеләре белән дан тота. Абыйлы-энеле Гыйльфановларны якын-тирәдә белмәгән кеше юк. Алар кунакларга чын татарча көрәш алымнарын күрсәттеләр.

Зур хөрмәткә лаек булган гаиләләр дә күп иде биредә. Шуларның берсе — барысы да укытучы һөнәрен сайлаган Шәмсетдиновлар гаиләсе. Әниләре Зәйтүнә ханым — укытучы. «Укытучы һөнәрен бик яраттым. Балаларыма да укытучы булыгыз, дип киңәш бирдем. Эшләрен бик яраталар. Фәридә Индус- триаль техникум директоры, Земфира 23 нче мәктәп директоры, Руслан Сигаево поселогында укытучы булып эшли. Татарча бәйрәм-кичәләрдә катнашырга тырышабыз. Балаларыбыз телне онытып барганда, мондый чараларга килү, катнашу барыбызга да зарур», — диде ул.

Бәйрәмне “Кураж” оеш­ма­сының җитәкчесе Нина Полищук, Сарапул районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фелүн Шәйхелисламов, Сарапул шәһәреннән эшмәкәр Зөлфәт Арсланов, Сарапул шәһәренең 23 нче санлы мәктәп директоры Земфира Хафизова, Гөлия Шакирова оештырганнар. Фелүн Шәйхелисламов: “ТАССРның 100 еллыгын каршылаганда, мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Бу татарларны берләштерә, башка милләтләрне тарихыбыз, гореф-гадәтләребез белән таныштыра. Әти-әниләрем Татарстаннан. Үзем биш яшькә кадәр русча белми идем. Яшьләргә телебезнең мөһимлеген менә шундый чаралар аша аңлатырга кирәк”, — диде. Кышкы кичтә Сарапулда әнә шундый җылы, матур бәйрәм үтте. Оештыручылар мондый чараларны алга таба да үткәрергә сүз куешып таралыштылар.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*