tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта тәүге тапкыр яшьләр форумы узды
Саратовта тәүге тапкыр яшьләр форумы узды

Саратовта тәүге тапкыр яшьләр форумы узды

23 март көнне Саратовта беренче тапкыр яшьләр форумы узды. Форум Саратовның өлкә китапханәсендә 200гә якын делегат катнашында барды. Форумга чыгыш ясаучылар буларак:

  • Тимур Надров – 2017 елның W5 версиясе буенча дөнья чемпионы
  • Рөстәм Шакеров – юрист, галим, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советының идарә әгъзасы вазыйфаларын башкаручы
  • Илнар Галиев – 2013 елгы Универсиадада билбау көрәше буенча 80гә кадәр авырлык категориясендә җиңүче
  • Илгиз Шәйхрәзиев – Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры солисты, Yummy Music лейблы артисты
  • Айдар Булатов «Булатов групп» дәүләт корпорациясе хуҗаларының берсе (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы рестораннар челтәре объектлары белән идарә итү.)
  • Тәбрис Яруллин – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары
  • Алсу Хафиз – “Идел «яшьләр үзәге директоры»)
    чакырылган иде.

Чара бер көнлек булды, катнашучыларны форум эшендә актив катнаштыру өчен сорау-җавап һәм дискуссия формалары кулланды. Ахрына кадәр актив катнашканнарга бүләкләр – китап һәм айфон телефоны бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*