tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер ягын данлаучы
Себер ягын данлаучы

Себер ягын данлаучы

Ерак тамырлары Татарстанның Тәтеш районына барып тоташкан, Омск өлкәсендә туып үскән, Омскида яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәкыя Гомәр кызы Якубова, ниһаять, үзенең шигырьләрен һәм кайбер чәчмә әсәрләрен бер җыентыкка туплап, китап итеп чыгарды.

“Сөю хакына” дип исемләнгән бу беренче җыентык быел Казаанда, “ТАТМЕДИА” Акционерлык җәмгыятендә нәшер ителде. Китапның мөхәррире һәм корректоры танылган шәгыйрә, күп җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова, техник мөхәррире, компьютерда биткә салучысы Фәйзерахман Камалов.

Җыентыкта Рәкыя ханымның татар һәм рус телләрендә төрле елларда иҗат иткән шигырьләре, төрле мәкалә-язмалары тупланган. 26 июльдә Омскида әлеге басманың тәкъдир итү кичәсе, ягъни, презентациясе булып узды. Оештыручысы – Омски татарларының “Татар дөньясы” гәзите редколлегиясе. Искәртеп үтәргә кирәк – презентация ике этапта үтте. Беренчесендә Рәкыя ханым һәм аның иҗаты белән якыннанрак танышу булды. 2 августтагы очрашу-чара турында бераз соңрак. Ә хәзер – өч сәгатьтән артык барган беренче тәкъдир итү кичәсе турында. Кызыклы, искиткеч җылы мөгамәләдә, күп кеше катнашында үтте ул кичә. Анда Рәкыя ханымның тормыш юлы, гомүмән, иҗаты турында сүз барды, күп шигырьләре укылды, аларны, асылда, «Ак Калфак» оешмасы ханымнары сөйләделәр.

Оешманың җитәкчесе Фәгыйлә Чумарованың чыгышын да, Рәкыя ханымның шигыръләрен укуын да йотлыгып тыңладылар. «Умырзая» ансамбле җырчысы Җәмилә Жижевская, «Ак Калфак» ханымнары Сара Гаффарова, Миңсылу Аллагулова, Садия Мөхәмәшина һәм башкалар укыган шигырьләр дә бер җепкә тезелеп авторның йөрәк җылысын, кичерешләрен, кайгы-сагышларын, шатлык-сөенечләрен тыңлаучыларга җиткерә алдылар. Рәкыя Якубова үзе, музыкаль белемем юк, әмма йөрәктән көй агылып чыкса – нәрсә эшләргә, ди. Әлбәттә, шигырьләрен көйгә салырга! Һәм берничә шигыренә ул үзе үк көй дә язган. Ул җырларны, хәзер Казанда яшәүче җырчы Сабина Агафурова башкара. Кичәдә Сабина катнаша алмады, әмма аның язмалары яңгырады. Әйтик, Рәкыя ханым үзе дә, Хәйрия апасы белән бергәләп, искиткеч моң белән ул җырларны башкара.Аны иҗат җимешләре тупланган тыентык “Сөю хакында” дип атала.

Сөю белән генә канатлы мин,
Сөю белән генә мин кеше.
Сөю белән генә ант итәм мин,
Сөю белән генә мин яшим”,

– дип яза Рәкыя Якубова. Сөю-ярату – үзеңә насыйп ярыңны гына түгел, кешелекне, кешеләрне, туган телеңне, туган җиреңне, бар җиһанны ярату, кешеләргә матурлык, изгелек өләшү — бу сыйфатлар аның һәр шигырендә, мәкалә-язмаларында чагыла. Шигырь язуым, фикерләү рәвешем, ди ул. Кытайда туып үскән милләттәшебез Ильяр Габит шигырендәгечә:

“Син татармы? Әйе, мин татар!”-дип,
Чын күңелдән әйтә аласыңмы?”

Әлбәттә, Рәкыя Якубова турында, чын татар ул, дип, чын күңелдән әйтеп була. Бәлки, нигә мондый чагыштыру, дигән сорау туар укучыбызда. Ильяр Габит чит мөхиттә туып үсә, 18 ел изоляциядә яши, шигырьләрен кәгазьгә язарга мөмкинлеге булмый – күңелендә туган шигъри юлларны хәтеренә салып бара. Мөмкинлек булгач татар халкына мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен китап итеп бастырып чыгара.
Себер җирендә, рус мөхитендә яшәп, үз телен камил белүче, халкын данлаучы, шигырьләре аша аларның тормышы-яшәеше, Себер җиренең гүзәллеге турында халкыбызга җиткерүче Рәкыя ханым хакында шулай әйтү һичшиксез дөрес булыр иде.

Бүгенге катлаулы тормышта, җылы яңгырлар бүтән явармы?! – дип сорасалар, Рәкыя Якубованың җавабы әзер: Явар, һичшиксез явар, бары тик үзара җылы мөнәсәбәттә, бер-беребезнең кадерен белеп, дус-тату яшик…»

Рәкыя ханым, кеше дөньяда 4 хакыйкатне белеп, аңлап яшәргә тиеш, ди: кешене тышкы матурлыгы түгел, күңел байлыгы бизи; бар ялтыраган нәрсә алтын түгел; бар сөйләнгән сүз дөрес булмый; һәр күренгән нәрсә чынбарлык түгел.

Күңеле бар адәмнәрнең,
Байның, ярлы, ятимнең…
Күңел байлыгы телимен,
Сиңа нурлы милләтем!

Кичәгә килүчеләр арасында Рәкыя ханымның иҗаты белән таныш булмаган кешеләр дә, яшь буын вәкилләре дә бар иде. Һичшиксез, алар үзләре өчен олы бер ачыш ясаганнардыр .

2 август көнне тагы бер кабат Рәкыя ханымның шигырьләре белән хозурланырга мөмкинлек туды. Бу көнне үзәк китапханәдә җыелган халык авторның иҗаты белән танышудан тыш, Казаннан килгән галим, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, тарихчы-археолог, шәркыятьче (востоковед), Татарстанның «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» дип исемләнгән төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы белән дә очрашты. Альберт әфәнде Себер җире шагыйрәсенең иҗаты белән берникадәр таныш булуы турында әйтте.

Альберт Борһанов бер уңайдан, тиздән, 12-13 сентябрь көннәрендә Томски шәһәрендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы Бөтенроссия форумы узачагы турында белдерде. Форумның темасы — Татар бистәсе — татар милләтен күтәрүнең һәм чәчәк атуның мөһим факторы. Татар торак пунктларының үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары. Анда катнашучылар Томски шәһәренең Татар бистәсенә һәм Томск өлкәсенең бер татар авылына барачаклар, Томски өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә очрашу булачак. Шулай ук форум кысаларында татар үзешчәннәре концерты, татар мәктәбе коллективы белән очрашу, музейга бару, җирле хакимият һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар да каралган.

Шигърияткә кире кайтып, язмамны Рәкыя ханымның сүзләре белән тәмамлыйсы килә. «Яшәү ямен тоеп көн күрсеннәр иде кешеләр. Җан җылысын, күңел байлыгын өләшеп яшәгән мәхәббәтле кешеләр – җирнең матурлыгы, ә мәхәббәт – дөньяның яме ул».

Розалия Сайганова
Омск шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*