tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәхибҗамал” җыен үткәрде
“Сәхибҗамал” җыен үткәрде

“Сәхибҗамал” җыен үткәрде

Кичә Уфаның Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасының быелгы беренче утырышы узды.

Монда Бөтендөнья татар конгрессының рәсми вәкиллеге рәисе Альфред Дәүләтшин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Илгиз Солтанморатов, Башкортстан мөслимәләре берлеге җитәкчесе Розалия Халикова, “Райхан” клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева, оешма вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә быел “Сәхибҗамал” оешмасы үткәрергә ниятләгән чаралар турында сөйләшенде. Республикабызда үткәреләчәк бәйрәмнәр һәм башка чараларда бергәлектә, актив катнашып, туганнарча аралашып, дуслык-татулыкта аңлашып яшәү үрнәге булу фикере алга куелды.

Илгиз Солтанморатов иҗтимагый оешманың эшенә һәрдаим ярдәм итәргә әзерлеген һәм Дуслык йортының ишекләре һәрвакыт ачык булуын белдерде. Бу җыелышта төрле оешма вәкилләре үзара аралашты, килеште, алдагы планнары белән уртаклашты.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*