tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә “Сөмбелә” бәйрәме
Сембердә “Сөмбелә”  бәйрәме

Сембердә “Сөмбелә” бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең татар  мәдәният үзәгендә   бик борынгы төрки халыклардан  сакланып  калган  Сөмбелә бәйрәме узды. Татар мифологиясенә һәм йола иҗатына күз салсак, әлеге бәйрәм гадәттә, басу-кырларда уңыш җыеп алынып, көзге эшләр тәмамлангач үтә торган була.  Шуңа күрә дә халыкта “Сөмбелә туса – су суыныр”, “Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал” кебек әйтемнәр барлыкка килгән.

Әле бәйрәм башланырга шактый вакыт булса да, мәдәният үзәге каршындагы мәйданда көзге уңышлар белән сәүдә башланган иде инде.  Ә бүгенге “Сөмбелә” бәйрәме ул махсус, балалар һәм аларның ата-аналары өчен әзерләнгән иде.

Бу көнне мәдәният үзәгенең  кече залы   көзге ярминкә мәйданын хәтерләтә иде. Өстәлләрдә нинди генә җиләк-җимеш һәм яшелчә  юк!  Монда гади бәрәңгедән алып, безнең якларда сирәк була торган виноград тәлгәшләре дә, абрикос  компоты да,   маринадланган һәм тозланган гөмбәләргә чаклы  бар.

“Сөмбелә”дә һәр елны катнашучы  хезмәт ветераны Фәридә апа    Шәйдуллина быелгы бәйрәмнән дә читтә калмаган, күргәзмәгә  балаларны сыйлар өчен быелгы балдан әзерләнгән татлы чәкчәк алып килгән.

Танылган жәмәгать эшлеклесе Ульяновск өлкәсенең мөселман хатын-кызлар Берлеге рәисе Асия хажия Мөлекова да буш кул белән килмәгән, ул сабыйларга күчтәнәчкә балан бәлешен китергән.

“Тырыш кеше ташка кадак кагар” дигәндәй, уңган  кеше ташта да уныш  үстерә. Менә бу 49 кг лы кабакны Ульяновск шәһәреннән Рөстәм абый Мөлеков үстерсә, әлеге ярты килолы алмаларны Әлфия апа китергән.

Сәхнәдәге уен-тамашаларда сабыйларның күпләп катнашуын да бәйрәмне  оештыручыларның тагын  бер отышлы ягы дип әйтергә кирәк. Алар җыр-биюләрдә генә түгел, ә бәйрәм уеннарында, һәртөрле бәйгеләрдә дә чыгыш  ясады.

Һәртөрле ярыш-бәйгеләрдә балалар гына түгел, ата-аналар да читтә калмады. Анда  һәр катнашучы да оештыручылардан бүләкләр алу бәхетенә иреште.

 

 Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*