tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил хаҗи мохтаҗларны шатландырып яши
Шамил хаҗи мохтаҗларны шатландырып яши

Шамил хаҗи мохтаҗларны шатландырып яши

Димитровград шәhәренең танылган меценаты Шамил хаҗи Гатауллов быел да изге Рамазан аенда ураза тотучы мөселман кардәшләребезне, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне hәм инвалидларны бүләкләре белән шатландырган.

Олы йөрәкле Шамил хаҗи күп санлы волонтерлар ярдәмендә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид балалары булган гаиләләргә, сугыш ветераннарына hәм тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек наборлары тараткан. Ул өлкәбезнең татар авылларында, шулай ук картлар йортларында  көн күрүче мөселман кардәшләребезне дә өлешсез калдырмаган. Иске Кызылсу, Yрән, Сабакаево, Иске Төбәлбуга авылларында яшәүчеләр аңа рәхмәт сүзләре юллыйлар.

Игелекле эш-гамәлләре белән хөрмәт казанган меценат балалар йортларына, мәктәпләргә hәм грек-рим көрәше буенча спорт мәктәбендә дә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Ә гает көнне ул дин кардәшләребезне бәйрәм табыны артына җыеп сыйлаган.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*