tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шарджа шәһәрендә өчпочмак пешерү буенча  остаханә үтте
Шарджа шәһәрендә өчпочмак пешерү буенча  остаханә үтте

Шарджа шәһәрендә өчпочмак пешерү буенча  остаханә үтте

Хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаиләдәге йогынтысы аның аш-су осталыгына да бәйле. Татарлар кайда гына яшәсә дә, үз милли ризыкларын онытмый.

Шул форсаттан 31 гыйнвар көнне Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге Шарджа шәһәрендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Казан” ресторанында “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе ачылды һәм беренче өчпочмак пешерү буенча мастер-класс узды. Анда өчпочмак пешерү серләренә өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыелды. Мастер-классларны үткәрүнең максаты – онытыла барган татар милли  ризыкларны пешерергә өйрәнү һәм аны яшь буынга җиткерү.

Биредәге “Ак калфак”лылар аш-су остаханәсен беренче тапкыр оештырдылар, өчпочмак ясарга өйрәнделәр. Бик күңелле, сыйфатлы һәм файдалы чара булды. Мастер-класс бер сулышта үтте. Остаханәбездә кунаклар: Кукмарадан Гөлүсә Аюпова һәм Казахстаннан Илсөя белән Аднан Садретдиновлар гаиләсе да бик теләп катнашты.

Мастер-класс азагында биредәге татарларның икенче әтисе, милләтпәрвәр эшмәкәр,  киң күңелле, ачык йөзле “Казан” рсторанының директоры Исмәгыйл Каләметдин улы Шәңгәрәев барча остаханәдә катнашкан калфаклы ханымнар һәт туташларга роза чәчәге бүләк итеп “Ак калфак”лыларга хәер -фатыйхасын бирде.

Гүзәл затлар, ханымнар! Әгәрдә сез,  Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына кушылып, мастер-классларда катнашасыгыз килсә – рәхим итегез Шарджа шәһәрендәге “Казан” ресторанына. Көтеп калабыз!

Алсу Җиһаншина,
Шарджа, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*