tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ»ның Дмитровград шәһәрендә телевизион блогерлар филиалы бар
«ШАЯН ТВ»ның Дмитровград шәһәрендә телевизион блогерлар филиалы бар

«ШАЯН ТВ»ның Дмитровград шәһәрендә телевизион блогерлар филиалы бар

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22нче номерлы бердәнбер татар мәктәбендә бик актив, татар җанлы балалар укый. 27нче февраль көнне әлеге мәктәп базасында I төбәкара «Гакыйль Сәгыйров» фәнни-гамәли укучылар конференциясе узды.

Чарада каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова да катнашты. Ул укучыларга бик зур бүләк ясап, «ТНВ»ның Ульян өлкәсе корпункты базасында яшь телевизион блогерлар филиалын ачу турында хәбәр итте. Алар үзләренең мәктәп тормышын, нинди очрашулар, бәйрәмнәр үткәрүен, шәһәр, өлкә күләмендәге балалар өчен уздырыла торган чараларны төшереп җибәрәчәк.

«ШАЯН ТВ» каналы, чын мәгънәсендә, бөтен илгә сибелеп яшәүче татар балаларын берләштерә. Яшь телевизион блогерлар пунктын да «ТНВ» каналының корпункты булган һәр шәһәрдә ачу планлаштырыла.

shayantv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*