tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөмбеләне Самарaда онытмыйлар
Сөмбеләне Самарaда онытмыйлар

Сөмбеләне Самарaда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать кануннары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман-болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре – Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Төркиләр борынгыдан астрономияне, ягъни күк җисемнәре турындагы гыйлемне яхшы белгәнгә, үзләренең төп бәйрәмнәрен дә серле мизгелләргә бәйләгәннәр. Бар булган бәйрәмнәр дә табигатьне зурлауга, якты өметләргә, хезмәттә ирешелгән уңышларга куануга һәм истәлекләрне яңартуга нигезләнгән. Шулар арасында – Сөмбелә бәйрәме. Ул, ел буена куелган хезмәтнең нәтиҗәсен ачыклап, киләчәккә өмет баглап, кышка әзерлек башлау чоры.

2 нче ноябрьдә Самара шәһәренең «Заря» Мәдәният Сараенда үткәрелгән Сөмбелә бәйрәме, узган еллардагыча, матур һәм күңелле узды. Аны Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе бергәләшеп, Самара шәһәр администрациясе ярдәмендә оештырдылар.

Бәйрәм тантанасын ачканда Самара өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үз чыгышында җирдә хезмәт итүнең никадәр авыр һәм җаваплы булуына басым ясап, иген үстерүнең, яшь баланы тәрбияләп үстерү кебек, авыр булуын һәм моңа күп тырышлык кую кирәклеген ассызыклады.

Бу чараның төп чыгымнарын үз өстенә алган Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гыймран угылы Әнвәр Горланов та килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.

Бәйрәмнең иганәчеләре шулай ук: Самара шәһәре администрациясе, Ильяс Шәкүров, Ленар Сабиров,Тәлгат Мортазин. Аларга халык исеменнән рәхмәтләр җиткерелде. Бәйрәм тантанасын «Осталар шәһәрчеге» дип аталган кул эшләре осталары оештырган күргәзмәдәге һәм «Туган тел» оешмасы ветераны Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәсе, андагы табигать күренешләре бәйрәмгә үзенчәлекле мәгънә һәм бәрәкәт өстәделәр.

Бәйрәм тантанасын Казаннан килгән артистлар, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис һәм Залия Габбасовлар үстерделәр. Алар тарафыннан башкарылган җырларны халык бик җылы кабул итте. Үзебезнең җирле артистлар башкарган җырлар, биюләр дә халык күңеленә хуш килде. “Яктылык” мәктәбендәге Алия Сурина һәм Алинә Шәмсетдинова җитәкләгән “Йолдыз” бию ансамбле күрсәткән биюләр, «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җырчысы Искәндәр Әхмәтов җырлары да бәйрәмгә матур өстәмә булды. Алар Әлмира Сәитованың чыгышлары белән аралашып барды.

Фойеда оештырылган күргәзмәдә милли ризыклар тәкъдим ителде. Кул эшләре остасы Миләүшә Зәвьялова башак формасындагы брошка ясау буенча мастер-класс та үткәрде.

«Туган тел» татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров халыкны бәйрәм белән котлап, үз чыгышында кыскача милли хәрәкәттәге хәлләргә тукталды. Ул шушы ук «Заря» Мәдәният Сараенда 21 нче ноябрьдә «Туган тел» оешмасының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш узачагы турыда белдереп, халыкны бәйрәм кичәсенә чакырды.

Бу чарада Самара шәһәре администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министрлыгы хезмәткәре Лейли Мифтахова һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесенең урынбасары Пётр Сучков та халыкны бәйрәм белән котладылар. Өлкәнең төрле авылларыннан килгән хезмәт батырларын зурлап, аларга бүләкләр һәм Мактау кәгазләре тапшырылды.

Фәрид Ширияздан

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*