tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Соңгы кыңгырау яңгырый, сихри аваз
Соңгы кыңгырау яңгырый, сихри аваз

Соңгы кыңгырау яңгырый, сихри аваз

Төмән районы мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Бер яктан, кечкенә кыз-малай булып беренче класска куркып кына атлап кергән егет-кызларның олы тормышка аяк басар вакыт җиткән бәйрәм бу. Икенче яктан, сагышлы да – унбер ел буе бергә очрашкан классташларың, хөрмәтле укытучыларың белән аерылышасың. Шул еллар эчендә тырышып туплаган белем, осталыкларыңны сынар чак та җиткән. Шуңа да йөзләрдә шатлык нурлары балкыган арада күзләр дә яшьләнә.

Индрәй урта мәктәбендә быел 15 укучы 11 классны, 23 укучы 9 классны тәмамлады. Бәйрәм тантанасында район хакимияте мәдәният бүлеге баш белгече, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, хакимият башлыгы Раил Хөснуллин, Дума рәисе Рөстәм Арипов катнаштылар. Аларның кайнар котлауларын мәктәп завучы Алия Рәхимова, чыгарылыш класс укучыларының беренче укытучылары Лариса Вәлишина һәм Рәмзия Усманова, класс җитәкчеләре Нәзирә Биктимирова һәм Рузилә Исмәгыйлова дәвам иттеләр. Алар бүгенге кыңгырауның унберенчеләр өчен соңгы тапкыр яңгыравын, мәктәптәге балачакның беркайчан да кире кайтмавын, ләкин һәр чорның үз вакыты булуын, аларның да язмышында борылыш чоры җитүен сөйләделәр. Имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, яшьлекнең иң матур чорының кадерен белеп, кыю алга атлауларын, хыялларының чынга ашуын, канатларының нык, юлларының киң, киләчәкләренең ышанычлы булуын теләделәр.

Төмән районы мәктәпләрендә 680 укучы 11 классны тәмамлый. Аларга район хакимияте башлыгы Светлана Иванова да котлавын җибәрде:

– Кадерле укучылар! Уку еллары барышында күпләрегез укуда зур уңышларга ирештеләр, төрле фәннәрдән олимпиадаларда, фәнни һәм иҗади конкурсларда җиңү яуладыгыз. Без сезнең уңышлар белән горурланабыз һәм алган белем, тәҗрибәләрегезнең киләчәктә сайлыйсы һөнәри юлыгызда ярдәм итәселәренә ышанабыз. Бу сайлау дөрес булсын, ә олы тормышка юл – уңышлы. Шуны онытмагыз, бу тормышта барысы да сезнең үзегездән тора: сезнең үҗәтлегегез, тырышлыгыгыз, алга омтылучанлыгыгыз, үз көчегезгә ышануыгыздан.

Һәм барлык укытучыларны, ата-аналарны һәрвакыт балалар янында булулары, бергә укуда, үзләрендә ышаныч булдыруда, хыялларына ирешергә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*