tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта милли моңнар яңгырады
Сургутта милли моңнар яңгырады

Сургутта милли моңнар яңгырады

Сургут шәһәре татар милли мәдәни мөхтәрияты каршында 33 елдан артык эшләп килүче, Җиһаншина Нурия Әхәт кызы җитәкчелегендәге “Сандугач” җыр-бию ансамбле якшәмбе көнне “Строитель” (“Төзүчеләр”) мәдәният сараенда татар халкын гына түгел, башка милләт вәкилләрендә җыйды. Татар концертында башка милләт тамашачысы булу тирә – якта дан казанган, “Сандугач ” җыр – бию ансамбленә бик югары бәясе иде бу.

Әлеге концерт гаять зур дәрәҗәдә үтте. Алып баручылар Руслан Ханбеков, моңлы сандугач Руфина Кузаева тамашаны эчтәлекле итү, зал белән сәхнә арасында элемтә – бергәлек урнаштыру өчен зур тырышлык куйдылар. Тамашачының яраткан җырчысы булып өлгергән Шамиль Зәйнулов, Гүзәлия Муравьева, Розалия Сабитова (Бакиева), Гүзәл Исмәгыйлова,Эльвира Халикова, Лиана Ибраһимова, Эльза Мөхәррәмова, балалар арасында Вероника Дорохова, Аделина Шәйхетдинова, Динара Гыймазетдинова, Карина Муравьёва, Рөстәм Зыятдинов, Алсу Сәфәрова, Гөлназ Ханнанова, Данис Мигранов, Чулпан Гыйльманова һәм башка күп оста җырчылар сәхнә тотты бу кичтә.

Гомер буе баянын кулдан төшермәгән, бик күп еллар үз канаты астында яшь баянчылар тәрбияләгән, Владис Фәүҗетдинов һәм милли бәйрәмнәрне күп тапкырлар моңга күмгән Фәнил Гаптрахманов, Марсель Гайнетдинов башкарган татар көйләре залны алкышларга күмде.

Шунысы игътибарга лаек, ансамбльгә яшь талантларда өстәлеп тора. Бу юлы Лилия Галиева, Зилә Бакиева, Алинә Хәлитова, Сөрия Борһанова, Юлия Лотфуллина, Аэлита Абкаирова, Фидан Габбасов, Олег Мачитов, Илдар Фазлетдинов, Айнур Хәйдәршиннар Сургут сәхнәсендә үзләрен сынап карадылар.

Сер түгел, бүгенге көндә безнең яшь буын татар мәдәниятка, сәнгатькә бераз битарафрак. Менә шушындый мавыктыргыч концерт программалары төзеп балалар күңелендә зур кызыксыну уятып җибәргән “Сандугач” җыр-бию ансамбленең зур тырышлык нәтиҗәсендә, әле күптән түгел генә биюләрне сәхнәгә куючы Әхмәтҗанова Анжелика Викторовна җитәкчелегендә кечкенә балалар төркеме оешты. Без барлык коллектив исеменнән әти-әниләргә, җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәбез.

“Аулак өй” кичәсен сәхнәләштереп күрсәтүдә зур тырышлык куйган “Ак калфаклы” ханымнар: шәл бәйләүче оста кызыбыз Гөлсинә Вәлиева, җыр – биюгә оста улларында үзеннән калдырмый татар үзәгенә йөрткән Гөлнара Зыятдинова, чәчәкләргә тиң кызлары белән Алсу Гайнетдинова, Эльмира Авзаловаларның тирә-яклап яшьләрне үзләре янына утыртып җеп эрләп, йон язып, бәйләм бәйләп кыска гына арада үз осталыклары белән бүлешүләре, татар хатын-кызларының элеккеге замандагы кул эшләре, милли ашлары: бәлеш, гөбәдия, чәк-чәге һәм башка төр ризыклар белән таныштыру әлеге кичәдә бик әһәмияткә ия булды. Башка төр сәхнәләштерелгән күренешләр исә өлкәннәрне үткәннәргә алып кайтып елатса, кече буында татар халкының гореф-гадәтенә, җыр – моңына тагын бер кат зур кызыксындыру уятты.

“Сандугач”лар, әфәрин! Балаларның искиткеч биеп – җырлаулары мин укытучылары буларак бик дулкынландырды. Концертта катнашкан күп балалар якшәмбе мәктәбенә татар теле дәресләренә дә йөри. Мин инде бик күп еллар «Сандугач” ансамбле белән якыннан таныш, күреп торам бу концертларны оештырырга бик күп көч китә. Бу Нурия апаның, зур тырышлыгы инде” – дип үз фикерләре белән бүлеште якшәмбе мәктәбе җитәкчесе, мөгаллимәсе, Гүзәл ханым Шәрәфетдинова.

Бу тамашада биюләрне сәхнәгә куючы, Әхмәтҗанова Анжелика Викторовна җитәкчелегендәге кече яшьтәге балалар ансамбленең эчтәлекле һәм гаҗәеп матур биюләре дөрестәндә гаҗәпләндерде, дулкынландырды. Әле бит аларның күбесенең кыю адымнар белән беренче тапкыр сәхнәгә чыгулары.

Зал тулы тамашачы алкышларын кызганмады, рәхәтләнеп февраль аеның салкын кыш көнедә татар мохитында ял итте бу кичтә. Кичәнең мөхтәрам кунагы, ХМАО – Югра татарларының төбәкара милли мәдәни мөхтәрияты рәисе Таһир Габделхак улы Саматов:

“Әлеге матур кичәләр тагыда ешрак оештырылып торсын, бабаларыбыздан калган рухи мирасыбызны, телебезне бергәләп сакласак иде. Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, милләтебез, динебез өчен барыбызга да күркәм гамәлләр кылырга язсын!”, -дип изге теләкләр теләде. 

Сургут шәһәре татар милли – мәдәни мөхтәрияты рәисе Рафаиль Ульбеков концертка зур бәя бирде. Сургут шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезне татар халкының үзебезнең мәдәниятыбызга-сәнгатебезгә битараф булмавын, тагыда активрак булып, үзебезнең татар әйдәманнарына кушылуларын теләп, күңелле концерт программасын төзегән һәм оештырган ару-талу, картаюны белмәс, без яшьләрне үз канаты астына алып, татар мохитында кайнарга мөмкинчелек биргән, Бөтендөнья татар конгрессының Сургут шәһәре бүлеге “Ак калфак” оешмасы рәисе,”Сандугач” җыр-бию ансамбленең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Нурия Әхәт кызы Җиһаншинага һәм аның командасына зур рәхмәтен әйтте.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре, “Татарлар” газетасы.
Александр Гузев фотолары 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*