tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе “Татар кызы-2018″не сайлый
Свердловск өлкәсе “Татар кызы-2018″не сайлый

Свердловск өлкәсе “Татар кызы-2018″не сайлый

Агымдагы елның 15 июнендә Екатеринбургта “Татар кызы-2018” Халакара бәйгесенең төбәк сайлап алу туры узачак. Җиңүче төбәкне Казанда үтәчәк финалда тәкъдим итәчәк.

Бәйгене оештыручылар:

  • “Свердловск өлкәсе Татарлар конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы – Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллеге.
  • “Сабантуй” караоке клубы
  • Свердловск өлкәсенең “ЯШЕН” татар яшьләре оешмасы
  • “Татарлар якташлыгы” яшьләр оешмасы

Бәйгедә Свердловск өлкәсе территориясендә яшәгән 18-25 яшьтәге кызлар катнаша ала. Алар өчен бер төркем сынаулар әзерләнгән:

  • Кулинар бәйге. Кызлар токмач әзерләүдә сынашачак
  • Интеллектуаль бәйге. “Сорау-җавап” формасындагы викторина. Кызлар язма татар телен белүен, сөйләм культурасын, татар халкы тарихын белүен күрсәтергә тиеш
  • Иҗади бәйге. Кызлар 3 минут эчендә иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*