tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясында кайнап яши
Татар дөньясында кайнап яши

Татар дөньясында кайнап яши

Тубыл шәһәренең “Ак калфак ” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Әбделмән кызы Юнусовага шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Рәхмәт хатын тапшырды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына бер ел булса, рәисе Айсылу ханым августның унбишендә алтмыш биш яшен каршылый.
Иҗтимагый юнәлештә башкарган хезмәте һәм уңышлары аның шактый.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 2019 нчы елның август аенда игелекле гамәлләре белән шәһәрдә үзенең эшен башлап җибәрде. Бер елда балалар өчен “Баурсак бәйрәме”, “Чыршы бәйрәме”, шәһәр халкы өчен “Бишек җырлары”, РФның атказанган табибы Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипованың якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе, ветеран укытучыларга игьтибар күрсәтү, милли чараларда катнашулар оештырылды. “Ак калфак” иҗтимагый оешма рәисе Айсылу Әбделмән кызы өлкәбездә иң популяр һәм яраткан газетабыз “Яңарыш”ка яздыру кампаниясендә актив катнашты.

“Без бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә тиешбез. Өлкәбездә милли иҗтимагый оешмалар күп. “Яңарыш” халкыбызның мәдәни, дини яңалыкларын яктырткан, хәбәрләрне укучыларына вакытында җиткереп торган, 30 еллыгын каршы алырга әзерләнгән газетабыз. Һәр иҗтимагый оешмаларда эшләүчеләр газетаны үзләренә яздырырга, яздыруда ярдәм итәргә тиешләр. Игелекле эшләр, ярдәм кулын сузу тормышыбызга нур һәм ямь өсти. “Ак калфак” оешмасы тыгыз элемтәдә Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеева, милли-мәдәни автономия рәисе Сәет Заир улы Хисмәтуллин, Балалар һәм яшүсмерләр соцприюты җитәкчесе Татьяна Андреевна Левина һәм аларның хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләде. Уртак хезмәтебез алда да нәтиҗәле булсын. Алла боерса, киләчәктә балалар өчен кызыклы, файдалы, мавыктыргыч чараларны оештырырбыз. Безнең төп максатыбыз татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, барлау, яшь буынга тапшыру. Милли ашлар, милли орнаментлар, милли киемнәр, татар гаилә традицияләре, милли, дини бәйрәмнәр темаларына багышлап чаралар үткәрергә уйлыбыз. Яңа планнар, проектлар бар. Планнарыбызны үтәп чыгарга коронавирус комачауламасын, авырулар үтеп китсен иде. Бу игелекле эшләрне башкаруда ярдәмчеләр, катнашучылар күп булыр дип ышанам. Игелек ул беркайчан да тузмый торган хәзинә бит,”-дип сөйләде Айсылу Әбделмән кызы.

Мондый милләтпәрвәр җитәкчеләр белән теләсә нинди хыялларны тормышка ашырып булыр. Себер татар мәдәният үзәге эшли башлаган еллардан, буш вакытларында татар дөньясында кайный Айсылу ханым. Милли бәйрәмнәрдә моңлы татар җырлар башкарып тамашачыларын сөендерә. Теле һәм радиотапшыруларда катнаша. Ул татар мәдәниятенең үсешенә, халыкара дуслыкны ныгытуда керткән өлеше өчен өлкә милләтләр комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Хезмәт юлында суд приставы –башкаручы булып эшли, майор исемен алып, мактау кагәзьләре, медальләр, рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.

Шәхси тормышы турында: ”65 яшемне хезмәтемнең, тормышымның нәтиҗәсенә сөенеп каршылыйм. Якыннарымны хөрмәтләп, туганлык хисләрен өзмичә яшимен. Минем бәхетем, шатлыгым, терәгем улым, киленем, оныкларым бар. Алар дин юлында. Әни кеше өчен бу зур сөенеч, горурлык,”-ди. Таләпчән, гадел, иҗтимагый юнәлештә милләт җанлы, җаваплы, эшенең остасы булган Айсылу Әбделмән кызын шатлыклы вакыйгалары белән котлап, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*