tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әле исән!
Татар әле исән!

Татар әле исән!

Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылында быел да, елдагыча, татар халкының бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне шигырь бәйрәме итеп билгеләп үтелде. Туган көн булгач кунаклар килми калмый инде, чәй дә куела, тәмле әйберләр белән сыйлыйлар. Барсы да шулай булды – чын туган көн.

Көтеп алынган бәйрәм

Кечкенә Алинә мәчеттә Тукай туган көне буласы көн алдыннан салкын тидергән булганмы шунда,  төнлә аның кисәк кенә температурасы күтәрелә. Ә ул бу көнне бик көтеп алды, Габдулла Тукай абыйсының шигырен ятлады, әнисе аңа кидертергә дип матур калфагын әзерләп куйды.

– Иртән торгач кызым әйтә, әнием, мин авыртмыйм, менә, тотып кара, битеп суынды инде! Ничек бу баланы бәйрәмгә алып килмисең?

Алинә Батыркаеваның  әнисе Иске Пенәгәр мәктәбендә татар теле укыта, укучы балалар аңа Раилә апа дип эндәшә. Раилә Галимҗановна кечкенә кызын гына түгел, башкаларны да бу бәйрәмгә әзерләде. Аңа Илвира апалары Корбангалиева булышты. Ике укытучы ханым да,  бәйрәм барышында балалар шигырь сөйләгәндә, дәрестәге кебек, басып тордылар.

Бәйрәм барышының рәтен Зиятдин хәзрәт үзе төзеде. Тукай шигырьләрен хәтердә яңартырга, онытканнарга яңадан өйрәнергә дип олыларга да кушты ул. Шигырь бәйрәменең иң истә кала торган минутлары шул булгандыр – апалар бер-бер артлы Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Укучылар өчен  Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча хәзрәт тарафыннан викторина сораулары да әзерләнгән иде. Ул сорауларга дөрес җавап биргән балаларга бүләк алган, әмма укытучы апалары аларны шул кадәр яхшы әзерләгәннәр иде ки, сорауны әйтеп бетергәнче үк хор белән җавап бирә тордылар. Зиятдин хәзрәткә викторина сораулары беткәч бүләкне барсына да өләшеп чыгарга туры килде. Әлбәттә, ул моңа бик сөенде.

Тукайга багышланган чараны авыл администрациясе җитәкчесе, җирлекнең “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы Минсәрия ханым Фәләхиева ачып җибәрде.

Тукай “Китап” белән якын

Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Киров өлкәсе мәгариф үсеше институты Вятка Аланы үзәге мөдире Надежда Викторовна Барабанова да Тукай шигырен укыды бу көнне.

– Кечкенә чагымда беренче булып караган балет “Шүрәле” балеты иде. Аннан соң әнием миңа Тукайның “Шүрәле”сен укыды. Шулай итеп мин Тукай иҗаты белән таныша башладым. Тукай бөтен кешелек өчен кадерле шагыйрь, – диде ул. Ә укыр өчен Тукайның шагыйрь үзе аз гына русчадан дип билгеләгән “Китап” шигырен әзерләгән.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йәдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, –
Шул вакытта мин кулыма китап алам…

– Тукайның бу шигырен еллар үткән саен мин күбрәк яратам һәм тирәнрәк аңлыйм сыман, – диде Надежда Викторовна. Әлбәттә, шигырьне ул рус теленә тәрҗемәсен укыды. Әмма язмада мин аны Тукайча бирми булдыра алмадым, тәрҗемә ни кадәр яхшы күк булса да, татар телендә Тукай Тукай булып яңгырый.

Кем соң әнисе?

Хәзрәт безнең хозурга Габдулла Тукайның туу турындагы метрикә язуыннан күчермә дә күрсәтте һәм бу язу бик күп сораулар тудырды диде.

Метрикә язуы буенча Тукайның исеме Габдуллаҗан, әнисе исә Миңлесафа Зиннәт кызы диелгән, без белгәнчә Бибимәмдүдә түгел. Безнең алда сорау туа, бәлки әнисенең исеме соңыннан алмаштырылгандыр, бәлки башка сәбәп булгандыр.

Үз юлы

Бәйрәмнең икенче өлеше Зиятдин хәзрәт Нәҗметдиновның үз китабын тәкъдим итү булды. Презентация ясауны ул миңа тапшырган иде. Китабы Вятка Аланы “Южный” нәшрият йортында басылды. Миңа таныша торырга дип керткәндә көндезге өч тирәсе иде. Китабын шундук кулыма алып укый башладым. Бер тын белән 146 битенә хәтле укып чыктым, караңгы төшеп ут яндырасы булмаса шул бер утырган килеш укып чыга идем.

Китап Иске Пенәгәр авылында туган Зиятдин исемле малайның бала кичерешләре белән башлана. Ул һич яшерми үзе күргән кыенлыклар турында да яза. Шул малай белән без бергә үсәбез, мәктәп тәмамлыйбыз, армия хезмәтенә дә китәбез. Ул укыган китапларны укыйбыз. Зиятдин белән бергә безнең  дөньяга караш үзгәрә. Без аны зар түкми генә кабул итәргә өйрәнәбез. Аның белән бергә дингә дә киләбез. Китапта бер ясалмалык юк, ихласлык бөркелеп тора, шуңа да аны укыйсы килә. Безнең күз алдыбызда булган вакыйгалар шул кадәр дөреслек белән  күрсәтелгән ки, аны ялганны белмәгән хәзрәтнең үзе белән сөйләшкән күк укыйсың. Хәреф өйрәнгәннән бирле Зиятдин хәзрәт башын китаптан алмаган зат, хәзер дә күп укый, шуңа күрә тирән белемле акыл иясе буларак китап битләре аша аңа ияреп йөрү кызыклы.

Китап 272 битле һәм ул “Тормыш юлым” дип атала. Китап 2016 елның 12 мартында языла башлый, 8 апрельдә тәмам була. Беренче яртысын 24 көн эчендә язып бетерә, калган өлеш аннан соң  2 ел эчендә алып барылган Зиятдин Мөхәрләм улы Нәҗметдиновның көндәлек битләреннән тора.  Бүгенге көндәлек тормышны чагылдыру күп кенә кешеләр белән Интернет аша хат алышу итеп тә бирелгән. Китапта 100 гә якын фото урнаштырылган.

Көндәлекләргә килгәндә, хәзрәт җентекләп көн язмалары алып бара торган сирәк кешеләрдән. Әмма аның 16 ел алып барган бар көндәлекләре дә сакланмаган, торып-торып укыгач, ул аларны юк итәргә була. Сакланып калганы – Болгар археологик экспедиция язмалары.

Китап турында сөйләү мөмкин түгел, аны укырга кирәк. Хәзрәт бәйрәмгә килгән һәр кешегә китабын бүләк итте.Татарстаннан килгән затлы кунаклар да, кадерле авыл кешеләре дә, Тукай абыйлары туган көне дип җыелган балалар да чәй өстәлләре артына чакырылды.Табын җәйгән апалар да Тукай шигырьләрен  чалт итеп укыганнар иде!

Башкалалардан, мәдәни үзәкләрдән шактый ерак урнашкан гади бер татар авылында Тукай туган көне уңаеннан хәзрәт  мәчеттә ел да шигърият көне уздыра икән һәм аңа мәчет тутырып олысы һәм кечесе килә һәм Тукай шигырьләрен рәхәтләнеп яттан укыйлар икән – татар әле исән дигән сүз!

Шәмсия Хәлимова,
“Ак калфак” җитәкчесе, Киров өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*