tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018”: Ильнара Надырова, Оренбург
“Татар кызы – 2018”: Ильнара Надырова, Оренбург

“Татар кызы – 2018”: Ильнара Надырова, Оренбург

16 ноябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалы үтәчәк. Бәйгенең финал өлешенә чыккан чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар? Бөтендөнья татар конгрессы конкурстантлар белән таныштыруны дәвам итә.

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак өченче кызыбыз: Ильнара Надырова. Ул халыкара дәрәҗәдә үтәчәк бәйгедә Оренбург данын яклый.

Ильнара Надырова, шәфкать туташы
(Оренбург, Россия)

Мин Оренбург өлкәсендә татар гаиләсендә туып үстем. Гаиләбездә без дүртәү – әти, әни, абыем һәм мин. Татар гаиләсендә тәрбияләнү, татар авылында яшәү миндә милли хисләр тәрбияләде. Шундый бер кызыклы хәл исемдә калган: бервакыт мин бары урысча гына сөйләшә башлаган идем. Шул вакыт мин әтигә эндәшкәндә ул мине аңламаганга салышып: “Мин сине аңламыйм, мин урыс телендә сөйләшә белмим”, – дигән иде. Шул вакыйгадан соң мин киредән татарча сөйләшә башладым.

“Татар кызы” бәйгесендә катнашырга мине узган елны катнашкан кыз чакырды. Бөтен авыл, туганнар, дуслар, әлбәттә, барысы да уңышлар тели. Әлеге бәйгедән мин яңа белем, тәҗрибә көтәм, яңа кешеләр, шәхесләр белән танышу мөмкинлеге дип саныйм.

Безнең өлкәбез күпмилләтле төбәк буларак санала. Бездә төрле милләткә багышланган концертлар үтә, әлеге чараларда мин биюче буларак катнашам. Мин “ЭРА” халык бию ансамбленә йөрим, студент елларымда үзем генә дә биюләр башкара идем.

Бию белән 13 ел шөгыльләнәм, волонтерлык эшендә дә катнашам. Чигәргә яратам. “Мисс-Эра”, “2016 ел студенты” бәйгеләрендә катнашып төрле бүләкләр белән рәхмәт хатлары алдым.

Хыялым – зур, бәхетле, дус булган гаилә кору. Эшемдә казанышлар һәм уңышлар көтәм. Оренбург өлкәсенә кайткач милли мәдәниятне үстерүдә өлеш кертәсем килә.

Мине кешеләр илһамландыра. Һәр кешедә дә узенең яхшы, көчле һәм мотивация рәвешендә яхшы сыйфатлары бар.

Девизым: Тел бетсә, милләт бетә; милләт бетсә, халык бетә.

 

 

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал өлешендә катнашучы башка кызлар турында:

«Татар кызы – 2018»: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

«Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*