tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар матбугаты Россия буйлап атлый…
Татар матбугаты Россия буйлап атлый…

Татар матбугаты Россия буйлап атлый…

Горурланып әйтә алабыз — моннан өч ел элек безнең Ульяновск өлкәсе кабат яңа башлангыч белән чыккан иде. Өлкәбезнең Иске Кулаткы районында беренче тапкыр Бөтенроссия татар матбугаты Фестивале узды.

Анда Татарстаннан һәм Идел буе төбәкләреннән дистәдән артык журналист катнашты. Ул чактагы район башлыгы, танылган меценат бүген инде мәрхүм булган Эдуард Ганеев ике көн дәвамында фестиваль кунакларын шәхсән үзе озатып йөрде, район авыллары, андагы мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары эшчәнлеге белән таныштырды. Беренче Фестиваль эшендә мәртәбәле кунак буларак, татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай  һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Равил ага Фәйзуллин, драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Булат Ибраһимов, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов катнашып, кулаткылыларның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше белән якыннан танышып киттеләр. Соңрак Казанда нәшер ителүче газета-журнал битләрендә Ульяновск  татарлары турында байтак кызыклы язмалар, телевидениедә тапшырулар  дөнья күрде.

Бүген борынгы Сембер төбәгендә кабат Фестиваль, кабат кунаклар, яңа очрашулар… Алдагысыннан аермалы буларак, быелгысында катнашучылар  Идел буе төбәкләреннән генә түгел, ә илебезнең 20гә якын республика һәм өлкәләреннән килде. Алар үз туган якларында чын мәгънәсендә  татар милли хәрәкәтендә актив катнашып, ана теле, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез сагында торучы фидакарь затлар. Без, Ульяновск өлкәсендә гомер итүче 150 мең татар, ераклардан якын итеп, безнең якларга килүче каләмдәш дусларыбызны татарның дөньяви шигъриятенә нигез салучы Габделҗаббар Кандалый, ХХ нче гасырның танылган  язучылары Сәгыйть Сөнчәләй, Ренат Харис, Лерон Хәмидуллин, профессор, Г.Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Нуруллин, СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Шамуковның туган якларында чын күңелдән сәламлибез һәм, кунакчыл Сембергә рәхим итегез, дибез.

Узган гасыр татар журналистикасы тарихында Сембер-Ульяновск өлкәсеннән чыккан байтак шәхесләр үзләренең лаеклы урыннарын алдылар. Беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә Акчурина-Гаспринская, озак еллар “Чаян” журналында эшләгән, “Өмет” газетасының беренче редакторы Галимҗан ага Насыйров, озак еллар Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы редакторы булган Әнвәр Мухаметрахимов, СССРның һәм Россиянең  Журналистлар берлеге әгъзалары Сәгыйть ага Бәдретдинов,  Ирек Сәйфиев, Рәмзия Вильданова  әнә шундыйлардан. Соңгылары әле бүген дә татар иҗтимагый тормышында актив катнашып, үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, милләт, тел язмышы, татар тарихы буенча моңа кадәр билгеле булмаган гаять тә кызыклы  мәгълүматларга бай булган язмалары белән  матбугат битләрендә чыгыш ясыйлар. Узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле төбәгебездә яшәп иҗат итүче татар язучыларының китапларын чыгару да эзлекле рәвештә алып барыла. “Өмет” газетасы базасында аларның 100гә якын китабы дөнья күрде. Алар белән беррәттән без өлкәбездәге 67 татар авылы тарихы, аннан чыккан танылган шәхесләр турындагы китаплар чыгару белән дә ныклап шөгыльләнәбез. Без бу эшкә авылларда яшәүче укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итәбез. Бүгенге көнгә 18 авыл турындагы уникаль хезмәтләр басылып чыкты. Ә 2016 нчы елда беренче тапкыр “Сембер-Ульяновск татарлары” дигән энциклопедиянең нәшер ителүе дә бу эшнең дәвамлы булуына дәлил.

Шуңа күрә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында 89 ел буе чорлар дәвамында исемен генә түгел, кыйбласын да үзгәртмәгән “Күмәк көч” газетасы нәшер ителү, СССРда беренчеләрдән булып “Өмет” газетасы, дәүләт телевидениесендә татар телендә “Чишмә” тапшыруының чыга башлавы, Ульяновскида “Татарстан-Яңа гасыр” каналының төбәкара филиалы ачылу да безнең төбәк җитәкчелегенең элекке елларда да милли массакүләм мәгълүмат чараларына булган игьтибары хакында сөйли.

Икенче тапкыр безнең төбәктә узучы фестивальдә катнашучы кадерле дуслар, каләмдәшләр һәм шәһәребез кунаклары! Фестивальне оештыру комитеты сезнең өчен гаҗәеп тә мавыктыргыч һәм кызыклы программа әзерләде. Аның кысаларында сез өлкәбезнең  “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнгән “Өмет” газетасы редакциясендә, “ТНВ” телевидение студиясендә, борынгы Сембер типография музеенда булырсыз, өлкәбезнең татар мәдәният  Үзәге һәм андагы татар мәдәнияте музее эшчәнлеге белән дә танышырсыз. Борынгы һәм зыялы шәһәребезнең горурлыгы булган В.И.Ленин исемендәге фәнни китапханәдә XIX нчы гасырның данлыклы династиясе — Акчуриннарның шәхси китапханәләрендәге китаплар һәм чит телләрдә чыккан изге Коръәннәрне күрү дә сезнең күңелләрдә онытылмаслык матур хатирәләр калдырыр. Сезгә файдалы очрашулар һәм  истә калырлык матур мизгелләр телибез.

Ихтирам белән,
Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе,
Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы
Рамис Сафин

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*